Чиләбе шәһәре милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Виталий һәм Мәликә Бәдретдиновлар, Даниил Абдуллин Бөтендөнья татар яшьләре форумына кунакка кереп чыкты.
Шушы көннәрдә Виталий Бәдретдинов «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары – 2025» премиясенең «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңде.
Ә Даниил Абдуллин һәм Денис Фәрхетдинов алып барган подкаст «Иң яхшы татарча медиа проект» номинациясендә җиңүче булды.
Виталийны да, Даниил белән Денисны да җиңүләре белән котлыйбыз!
Кичке якта Чиләбедән тагын бер дустыбыз Артур Мөхәммәди бездә кунак булды. Ул моңарчы татар телен белмәгән, әмма SkyTatта шөгыльләнеп, үзе китаплар укып, аралашып татарча өйрәнгән. Ә хәзер татар телендә иҗат та итә башлаган. Артур телеграмда татар җанлы канал алып бара, биредә аның кайбер шигырьләре белән дә танышырга була.
Чыганак: TATFORUM

