tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» студиясе этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә
«Апуш» студиясе этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә

«Апуш» студиясе этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә

15, 16 декабрь көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә билгеләп үтүләренчә, төп геройга бик катлаулы юл үтәргә туры киләчәк.

Тиздән күрсәтеләчәк премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, вокал дәресен музыка белгече Наилә Закирова укыта.

Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. «Елантау» спектакленең көйләр авторы – студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин.

Әкият дөньясында Зөлкарнәй нинди геройларны очратыр, бу сынаулы юлны ул кемнәр белән үтәр, кабат кешеләр дөньясына кайта алырмы – боларны «Елантау»ны караганнан соң белербез. Премьера 18:00 сәгатьтә башлана.

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 елның мартында Казан мэры патронажы астында ачылды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*