ТР Дәүләт архивы башка төбәкләрдән һәм илләрдән тарихи документларны җыю буенча зур эш алып бара. Шул ук вакытта, учреждение үз фондының бары тик 12,4 процентын гына электрон форматка күчерергә ниятли. Республика Дәүләт архивы эшендәге үзенчәлекләр — «Татар-информ» агентлыгының пресс-турда әзерләгән репортажында.
Дәүләт архивында 7 миллионнан артык документ саклана
Архивта 7 миллионнан артык документ саклана. Архив елына 48 меңгә якын мөрәҗәгатьне, аерым алганда, генеалогия (шәҗәрә) буенча гына да көн саен 100 гаризаны эшкәртә. Эшнең төп юнәлеше – социаль-хокукый мөрәҗәгатьләр, алар вакытның 80 процентын ала. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова учреждениедә узган пресс-тур барышында шул хакта сөйләде.
«Көн саен 300-400гә якын социаль-хокукый мөрәҗәгать килә. Кешеләр пенсия алу өчен үзләренең стажын һәм хезмәт хакын ачыклый. Эшчәнлеген туктаткан оешмалар, закон нигезендә, барлык хезмәткәрләренең шәхси составы буенча документларны безгә тапшырырга тиеш, ләкин алар моны эшләми. Шуңа күрә без бу җитәкчеләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать итәбез», — диде ул.
Күләме буенча икенче юнәлеш – генеалогик мөрәҗәгатьләр. Дәүләт архивы ел саен шәҗәрәләрне торгызу белән бәйле 48 меңгә якын мөрәҗәгать (көненә 100 гариза) кабул итә.
Эшнең шактый күләме реставрация белән дә бәйле: архив үз документларын да торгыза, гражданнардан заказлар да кабул итә.
Архивның документлар фонды 7 миллионнан артык саклау берәмлеген тәшкил итә, дип дәвам итте сүзен Габдрахманова. Аларның һәркайсына мобиль стеллаж системалары белән җиһазландырылган махсус саклау урыны бүленгән. Документлар барлыгы җиде катны били.
Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, саклау урыннарының хәзерге сыйдырышлылыгы алдагы 42 ел дәвамында яңа документлар кабул итү өчен җитәрлек. Документлар ике төп категориягә (даими һәм вакытлыча саклау срогы) бүленгән. Аларның күп өлеше эшчәнлеген туктаткан оешмаларның шәхси составына карый.
Цифрлаштыру – өстенлекле бурыч түгел
Хәзерге вакытта архив фондтагы барлык документларның 11,9 процентын цифрлаштырган. Әмма аларны тулаем электрон форматка күчерү нияте юк.
«Бу документларның барысын да цифрлаштыру ихтыяҗы юк, чөнки аларның күпчелек өлешенең беркайда һәм беркемгә дә кирәге чыкмады. Без фәнни эзләнүләрне исәпкә алып, бу фондның бары тик 12,4 процентын гына цифрлаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова.
Документларның төп өлеше махсус оешмалар белән конкурс процедуралары аша цифрлаштырыла. Шул ук вакытта, учреждениедә уникаль документларны сайлап цифрлаштыру яки подрядчылар үткәргән материалларны эшкәртү өчен кулланыла торган үзенең сканерлау үзәге эшли.
«Без кәгазь генә түгел, ә пленкадагы документларны — кино, фото һәм видеоны да цифрлаштырабыз. Бу — 38 меңнән артык магнит тасмасы, 1,5 мең кассета. Без кинопленкаларны эшкәртәбез һәм цифрлаштырабыз», — дип өстәде Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов.
Чыганак: tatar-inform.tatar