tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Шүрәле»не иллюстрацияләү тарихына багышланган күргәзмә ачылды
Казанда «Шүрәле»не иллюстрацияләү тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Казанда «Шүрәле»не иллюстрацияләү тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен иллюстрацияләүгә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә XX гасыр рәссамнары иҗат иткән 12 экспонат тәкъдим ителгән. Алар барысы да классикның әкият персонажына багышланган. Күргәзмә Казанда 11 гыйнварга кадәр эшләячәк, аннары республика районнарында күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 12 экспонаттан тора. Аларның һәрберсе Шүрәлене төрле рәссамнарның интерпретациясендә тәкъдим итә. Экспонатның арткы ягында рус һәм татар телләрендә образның тарихы язылган. Иң күптәнге эш 1913 елда иҗат ителгән.

«Габдулла Тукайга бүгенге көндә җитәрлек игътибар бирелми. Без аның әсәрләре һәм биографиясе белән нәрсә эшләп булуы турында уйлый башладык. Төрле рәссамнарның «Шүрәле» образына ничек мөрәҗәгать итүен күрсәтә торган күргәзмә әзерләргә булдык. Безнең китап графикасы бөтен дөнья өчен феномен булып тора», – дип сөйләде «Алмаш» заманча мәдәният үзәге нигез салучысы, күргәзмәнең кураторы Кирилл Маевский.

Ул күргәзмәне ачу тантанасы кунаклары өчен экскурсия үткәрде, аларга эшләрнең барлыкка килү тарихы һәм «Шүрәле»не сурәтләгән рәссамнарның үзләре турында сөйләде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*