ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте
Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте

Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте

2026 елның 13-14 гыйнварында «Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар, мари, чуаш, удмурт, мордва) телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте. Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында катнашу өчен республиканың иң талантлы укучылары килде.

13 гыйнварда язма һәм иҗади турлары узды. Бүген, 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды. Олимпиадада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина сәламләделәр.

Данис Фәнис улы татар теле буенча олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына БТК исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, дәүләт вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Чыганак: agidelwave

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*