ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ишеевка татарлары бердәмлеккә омтыла
Ишеевка татарлары бердәмлеккә омтыла

Ишеевка татарлары бердәмлеккә омтыла

Ишеевка район үзәгенең “Звездный” кинозалында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Татар теле һәм мәдәниятен, Ислам динен яратучы милләттәшләребез анда тамашачылар залын шыгрым тутырып килгән иде.

Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов традицион ислам кыйммәтләрен, ата-бабаларыбыздан рухи мирас булып күчкән гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны, туган телебезне саклап калып киләчәк буыннарга тапшыру ниятендә күп көч һәм тырышлык куя. Ул атна саен халыкка җомга вәгазьләрен үзебезнең телдә, татарча җиткерә. Аның инициативасы белән мәчет карамагында менә берничә ел инде татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Дәресләрне тәҗрибәле мөгаллимә Сания хаҗия Хисаметдинова алып бара. Милләтебез өчен җан атып яшәүче Сания абыстай укучылары белән төрле конкурслар һәм викториналар уздыра. Аларны 17 нче китапханәдә һәм Татар мәдәният үзәгендә оештырылган милли чараларга да еш алып килә. Ул мәхәллә халкын, үзенең шәкертләрен “Өмет” газетасына яздырырга да вакыт һәм мөмкинлек таба. Елына ике тапкыр акчалары белән адресларын җыеп алам да, почтага илтеп тапшырам, ди Сания хаҗия.

Татар җанлы Наил хәзрәт белән Сания хаҗия яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатында өлкә татар автономиясе, “Ак калфак” оешмасы һәм мөселман хатын-кызлар союзы вәкилләре катнашында Ишеевка мәчетендә берничә ел рәттән “Туган телем – татар теле” дип аталган очрашу үткәрделәр. Анда мәктәп яшендәге балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, кунаклар каршында үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә иде. Быел туган телебезгә багышланган чараны район администрациясе белән берлектә мәдәният йортында уздырырга булдык, чөнки әлегә дин юлына басарга өлгермәгән татарлар мәчеткә килергә теләми, дөресрәге, яхшысынмыйлар, әгәр клубта үткәрсәгез, без дә барыр идек, диләр, ди Наил хәзрәт.

“Звездный” кинозалында Татар теле һәм мәдәнияте көне, чынлап та, зурдан кубып оештырылган иде. Кинозалның фойесы ул көнне милли рухта зәвыклы итеп бизәлгән татар йортын хәтерләтте. Декоратив-кулланма иҗат җимешләре, кул эшләре һәм татар халык ашлары күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Милли ризыклардан сыгылып торган табын артына һәм самавырдан чәй эчеп утыручы түбәтәйле бабай янына басып истәлеккә фоторәсемгә төшәргә теләүчеләр шактый җыелган иде. Уңган хуҗабикәләр күңел җылысын биреп әзерләгән телеңне йотарлык тәмле чәкчәк, өчпочмаклар, бәлешләр һәм кыстыбый күбрәге башка милләт вәкилләренең игътибарын җәлеп итте. Ишеевканың татар хатын-кызлары, мөслимәләребез аш-суга бик тә оста инде, ди күргәзмәне оештыручы Сания хаҗия Хисаметдинова.

Ә тамашачылар залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне Ульяновск район хакимияте башлыгы Валентин Наумов сәламләде. Ул СВОның утлы юлларыннан узган ветеран буларак барлык милләт һәм дин вәкилләрен бүгенге катлаулы шартларда бердәм булып, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде. Глава шулай ук Ишеевканың күппрофильле лицеенда татар теле түгәрәге ачу һәм “Өмет” өлкә татар газетасын район китапханәләренә, мәдәният йортларына яздыру мәсьәләсен шәхси контроленә алырга ышандырды. Һәрбер татар баласы үзенең ана телен, халкының тарихын белергә, башка милләтләрнең мәдәниятен, йолаларын хөрмәт итәргә тиеш, бары тик шул рәвешле генә күпмилләтле дәүләт буларак сакланып кала алабыз, диде ул. Милли эшләрдә активлык күрсәтүчеләр – Тимирязевское урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Басыйрова, Охотничья урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы, китапханәче Әдия Басыйрова һәм “Родничок” балалар бакчасы тәрбиячесе Рузалия Мавлютова район җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хатлары алу бәхетенә ирештеләр. Ишеевка лицееның география укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Роза Миннебаева һәм башлангыч класс укытучысы Язилә Шаяхметова Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән сәламләп, милләттәшләребезне ана телен һәм динебез нигезләрен өйрәнү мөмкинлекләреннән файдаланырга – балаларны татар теле түгәрәкләренә, мәчет каршындагы дин дәресләренә йөртергә, гаиләдә үзебезчә, татарча сөйләшергә, өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасы “Өмет”не яздырып алып укырга, “ТНВ” каналын карарга өндәде. Әлеге фикерне Ишеевка шәһәр җирлеге башлыгы, хәзер инде Ульяновск районы главасы Рафаэль Закиров та куәтләде. Ике-өч тел, шул исәптән үзенең ана телен белгән бала үсеп җитеп, мөстәкыйль тормышка күпкә җиңелрәк кереп китә һәм зуррак уңышларга ирешә, диде Рафаэль Индус улы. Ә Тимирязевское авыл җирлеге башлыгы, районның татар автономиясе советы җитәкчесе Марат Авхадеев милли бәйрәмне оештыруда катнашкан педагогларга, мәдәният хезмәткәрләренә, аерым алганда, мөгаллимә Сания хаҗия Хисаметдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Валентин Олегович – үзебезнең кеше, аның тормыш иптәше татар милләтеннән, шуңа күрә аңа өметебез зурдан, диде Ульяновск районы татарларын әйдәп баручы. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина исә әлеге район вәкилләренең өлкә күләмендә үткәрелгән барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашуларын билгеләп үтте. Бүгенге очрашу халыкның рухын, кәефен күтәрә, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияли, диде ул. Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова районның барлык мәктәпләрендә дә татар теле түгәрәкләре булдыру мәсьәләсен кабыргасы белән куйды. Ишеевка лицеенда татар милләтеннән булган балалар бик күп, алар ана телен өйрәнү мөмкинлегеннән файдалана алсын өчен ата-аналары директор исеменә гариза язарга тиеш, дип белдерде Әлфия Сәмиулла кызы. Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов мөселман кардәшләребезне изге эшкә – бистә мәчетен капиталь ремонтлауга үз өлешләрен кертергә чакырды. Ана телебез белән динебез безгә әманәт итеп тапшырылган, шуңа күрә аларны күз карасыдай кадерләп сакларга, йөрәк бәгырьләребез – бала-оныкларыбызга өйрәтергә бурычлыбыз, фәкать шул рәвешле генә бәхетле милләт һәм өммәт буларак киләчәккә атлый алабыз, диде хәзрәт үзенең вәгазендә. Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов әдәбият сөючеләрне яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре белән сөендерде. Яшь шагыйрә Динә Сафина исә үзенең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә яңгыратты.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең тантаналы өлешеннән соң моңга сусаган тамашачыны бәйрәм концерты көтә иде. Ишеевканың Н.К.Джорджадзе исемендәге күппрофильле лицее укучылары шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. “Самира” дөнья халыклары биюләре мәктәбенә йөрүче балалар дәртле биюләре белән шатландырды. Мәчет каршындагы татар теле түгәрәгендә белем алучы малайлар һәм кызлар да осталыкларын күрсәттеләр. Яраткан мөгаллимәләре Сания хаҗия Хисаметдинова җитәкчелегендә алар бик тә тырышып әзерләнгәннәр инде. Өйдә әти-әниләре белән татарча сөйләшсәләр, бу балалар шигырьләрне тагын да матуррак, мәгънәсен аңлап сөйләрләр иде, юк шул, ата-аналар үзләре дә ана телен ипи-тозлык кына белә, диде Сания хаҗия, борчылуын белдереп.

Исхак ХӘЛИМОВ.

https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*