“Знание” “ Россия – семья семей” Россия җәмгыятенең марафоны – безнең ил халыкларының Бердәмлек Елына старт бирә.
Бүген, 5 февраль көнне, Мәскәүдә узган форумда Калининград шәһәреннән 5 вәкил катнаша. Алар татар, якут, бурят, кыргыз, ингуш халыкларының яшьләр оешмаларыннан.
Анастасия Тарасевич – Калининград шәһәренең татар яшьләре җитәкчесе. “Канта” исемендәге БФУ уку йортының 2 курс студенты. Лингвистика факультетында испан, инглиз телләрен өйрәнә.
Вакыйга Мәскәүнең “Россия” Милли үзәгендә узачак һәм анда 4 меңнән артык катнашучы булыр дип көтелә.
Программада төрле милләт вәкилләренең танылган шәхесләренең чыгышлары, бию, спорт төрләре буенча мастер-класслар да каралган.
Фирүзә Әбсәламова