Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Маскат шәһәрендә.
Биредә өченче Халыкара бердәмлек фестивале бара. Данис Шакиров Омандагы Россия посолы Олег Владимирович Левин белән фестиваль кысаларында уза торган Халыкара күргәзмәне ачып җибәрде. Күргәзмә берничә өлештән тора.
Мәгълүм булганча, 2026 нчы ел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Шуның кысаларында, ел дәвамында чаралар билгеләнде.
Бүген Маскат шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештырган “От Волги до Залива: Живое искусство Татарстана” дип исемләнгән күргәзмәдә. Анда XIX гасыр ахырлары, XX гасыр башындагы татар костюмнарының реконструкцияләре, татар шамаилләре һәм үзебезнең милли ризыкларыбыз, милли ашларыбыз тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта интернациональ хатын-кызлар оешмасының аерым сертификацияләнгән “Рима” исемле сабан бодае оныннан пешерелгән милли ризыклар да урын алган. “Эдем” җәмгыяте оештырган остаханәләрдә кош теле, чәк-чәк пешерү серләренә өйрәнергә һәм алар әзерләгән милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин.



