Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе Губернаторы Владимир Мазур белән очрашты.
Васил Габтелгаяз улы Бөтендөнья татар конгрессының 1992 елда башланып киткән тарихы турында сөйләде. Федераль округларда оештырылучы җыелышлар турында таныштырды. Мондагы программалар, мондый очрашуларның әһәмиятле булуын билгеләде. Ике субъект арасында килешү булуын искәртеп, мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен мөмкинлекләр күп булуын бәян итте.



