Түбән Новгород өлкәсе татарлары региональ милли-мәдәни мөхтарияте Советының Сергач шәһәрендә узган киңәйтелгән утырышында, тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2026 елны Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елы дип игълан итү тәкъдиме бертавыштан хупланды.
Әлеге тәкъдим белән Казан шәһәренең Түбән Новгород татарлары җәмгыяте рәисе, Рәшит Ваһапов Фонды директоры Рифат Фаттахов чыгыш ясады.
Шулай ук очрашу барышында искәртелеп үтелгәнчә: 2026 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде; Татар дөньясында 2026 ел Габдулла Тукай елы булып узачак — быел шагыйрьнең тууына 140 ел тула.
Совет әгъзалары, Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елын игълан итүне, әлеге вакыйгаларның гомуми концепциясенә бик яхшы туры килүен ассызыкладылар – әлеге инициативалар бер-берсен көчәйтеп тулыландыралар, тарихи хәтер һәм халыклар арасында булган диалогның бердәм мәдәни һәм тарихи мөхитен формалаштыралар.
Бу уңайдан, 2026 елга тәкъдим ителгән чаралар планы да бар инде.
Әлеге план кысаларында Уразавылда Кави Нәҗмигә һәйкәл- бюст кую, язучының туган җирендә юбилей тантаналары уздыру, шулай ук хәтер дәресләре, иҗади кичәләр һәм медия чыганаклары ярдәме белән зур күләмле мәгълүмати кампания оештыру ниятләнә.
Кави Нәҗминың Түбән Новгород җирлегендә туып, илебез үсешенә зур өлеш кертүе- Түбән Новгородлылар өчен зур әһәмияткә ия. Әлеге ел — Түбән Новгород татарларының бөтен илебез мәдәниятына керткән зур өлешен тагын бер кат искә алып китү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Алда аларны муниципалитетлар, җәмәгать оешмалары, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре белән зур һәм бердәм эш көтә.
2026 ел биредәге җәмәгатьчелек өчен чыннан да бик әһәмиятле һәм тирән мәгънәле ел булыр дип өметләнәләр.
Белешмә:
Кави Нәҗми (Нәҗметдинов Габделкави Һибәт улы) — Түбән Новгород өлкәсенең Сеченов районында урнашкан Кызыл Утрау авылында туган, бүгенге татар прозасы һәм поэзиясенә нигез салучыларның берсе, гражданнар сугышы һәм гади халык язмышын бәян итүче әсәрләр авторы. Аның иҗатының төп темасын интернационализм һәм халыклар дуслыгы алып тора.
Ул Максим Горькийның замандашы, Татарстан Язучылар берлеген оештыручы һәм аның беренче рәисе. Шулай ук татар язучылары арасында СССР Дәүләт премиясенең беренче лауреаты булган шәхес.