Быел язның беренче аен татар халкы күптән көтелгән вакыйгадан башлаячак – март аенда ТНВ каналында «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы дөнья күрәчәк.
Александр Далматов күпләргә «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшергән кинорежиссёр буларак таныш. Аның иҗат төркеме чираттагы премьераны халыкка тәкъдим итәргә әзерләнә. Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы март башында чыгачак. Күптән түгел телесериалның тәкъдим итү чарасы булды – без дә беренче сериясен карадык. Серияне карар алдыннан яңгыраган фикерләрне тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов:
– Әлегә кадәр сериалның бер өлешен дә күрмәдем, әмма телеканалның моңа кадәр тупланган тәҗрибәсе бар, шуңа күрә сезгә дә, безгә дә ошый торган вакыйга булыр, сериал тамашачының күңеленә барып җитәр дигән өметтә.
Туган тел турында кайгырту барыбыз өчен дә кирәк. Милләт яши икән, республика да яши, милләт яшәсен өчен туган телебез кирәк. Үзебезнең яши торган мохитне туган телебез, милли яшәү рәвеше, эчтәлек белән тутырырга тырышабыз. Әлеге фильм, тагын бик күп проектлар – барысы да телебезгә, матурлыкка халкыбызны күбрәк тартып торсын, киләчәгебезне өметле итсен иде! Бу фильм әлеге максатны чынга ашырырга булышсын!
Туфан Миңнуллинның кызы – журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова:
Сериалны тулысынча карагач, фикеремне әйтермен, беренче сериясе ошады. Туфан Миңнуллин исемендә язгансыз, рәхмәт. Шундый формада сериал төшерелүе минем өчен бик зур куанычлы хәл.Сериаллар карарга яратмасам да, бу сериясен рәхәтләнеп карадым. Шушы эшне башкарган барлык кешегә рәхмәт!
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:
Әдәби әсәр буенча сериал төшерү шактый четерекле эш, гадәттә авторлар үзләре я ризалык бирмиләр, я килеп карап йөрмиләр. Рәхмәт Әлфиягә – батырлык кылып килгән. Без «Ай булмаса, йолдыз бар»ны театрларда карадык, ул безнең күңелгә сеңеп калган, шуңа беренче сериясен күргәч, башта сәеррәк булып китте. Әлбәттә, төп персонажларның исемнәре шул ук калган.
Һәр жанрның үз таләпләре бар, монда әлегә тулысынча карамыйча төгәл әйтеп булмый. Иң мөһиме – безнең халыкка ошар дип уйлыйм мин, мелодраманы безнең халык ярата инде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев:
Александр Далматов белән беренче очрашкач, сөйләшкән вакытта аның акыллы егет икәнен аңладым. Аннан соң, фильмнар эшли башлагач, сәләтле һәм булдыклы кеше икәнен аңладым. Бездә хәзер тәвәккәлләп киноны эшли башладылар. Мин Александрга зур өметләр баглыйм – анда бөтен кирәкле сыйфатлар бар.
Мин әле аңа бүген бер бүләк тотып килдем. Истанбулда фестиваль булган иде, мин үзебезнең кино белән бардым. Миңа менә шушы бүләкне бирделәр. Әле безнең киноның музее да була башлар, ул вакытта мин булмам. Александрга ышанып бирә алам – музейга урнаштырыр.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев:
Мин бу сериал бик уңышлы булыр дип саныйм. Һәм ул киләчәктә яңа сериаллар төшерергә нигез сала. Тамашачы бирелеп, көтеп торачак – менә сериалның форматы шул. Минемчә, премьера бик уңышлы, зал тулы. Монда беренче чиратта Александрга уңышлар теләргә кирәк, чөнки сәнгать әсәре театрда да, кино өлкәсендә дә режиссёрдан тора. Безнең бу бәхетебез – кино өлкәсенә милләтебездә яшь, талантлы шәхесләр килә.
Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова:
Әлегә бәяләмә бирә алмыйм, чөнки мин бу әсәрне кабул итә алмыйм – мин Туфан абый мохитендә. Мин Александ Далматовка һәм театр артистларына ышанып, бу сюжет ничек алга барыр дип көтәм. Иҗади төркемгә үзләренең сценаристларын, төрле сәнгать өлкәсендә эшли торган яшьләрне туплагач, Александр инде безгә өмет бүләк итә. Диалоглар әйбәт эшләнгән, ләкин минемчә, чорны әле билгеләп үтә алмыйм. Безгә бу чор күченде диделәр, ләкин кайбер детальләр төрле планда ясалган кебек тоелды, бәлки бу безне кызыктыру өчен эшләнгәндер.
Иң яраткан сериалым – «Кеше китә, җыры кала». Язучылар союзында Хатыйп абый әйткән фикергә кушылып, бу төркем Г.Тукай премиясенә лаек дип ышанам. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрен тәкъдим итү мәйданчыгы «Мир» кинотеатры булырга тиеш дип беләм. Без яшьләрне шулай күтәрергә, бу иҗат төркеменә канатлар бүләк итәргә, баш иеп рәхмәт әйтергә тиешбез. Инде төшерелгән, халык күңелен яулаган сериал («Кеше китә, җыры кала» турында – Авт.) Тукай премиясенә лаеклы дип беләм.