ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / СВО геройларының гаиләләре мәчеттә кунакта
СВО геройларының гаиләләре мәчеттә кунакта

СВО геройларының гаиләләре мәчеттә кунакта

“Ватан сакчылары” (“Защитники Отечества”) дәүләт фондының Ульяновск филиалы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте күптән түгел генә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Менә шушы килешү кысаларында алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шул исәптән һәлак булган геройларның якыннары өчен экскурсия оештырдылар.

Мөселман кардәшләребез Идел буендагы иң зур мәчетләрнең берсендә – Ульяновскиның Юго-Западный микрорайонында урнашкан “Ләйли Җамал” мәчетендә экскурсиядә булдылар. Мәчетнең имам-хатыйбы Зариф хәзрәт Зудин аларны бинаның архитектура үзенчәлекләре, эчке күренеше һәм Ислам диненең төп әхлакый кыйммәтләре белән таныштырды. Аннары экскурсиядә катнашучыларны хәләл ризыклардан, татар халык ашларыннан әзерләнгән чәй табыны көтә иде. Дин кардәшләребез фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклашып, экскурсияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Мәчет бусагасын атлап кереп, имам белән ачыктан-ачык аралашу, үзебезне борчыган сорауларга төпле, аңлаешлы җаваплар ишетү безгә яшәү көче өсти һәм җан тынычлыгы табу мөмкинлеге бирә, диде алар.

“Ватан сакчылары” фондының җирле филиалы, үз чиратында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, гаиләләренә һәрьяклап булышлык күрсәтүе өчен өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллинга рәхмәт белдерә. Ватан сакчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уртак чараларны без киләчәктә дә үткәрергә ниятлибез, дип хәбәр иттеләр дәүләт фондының филиалында.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*