ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның Тимәш авылында хәрби операциягә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Лениногорскиның Тимәш авылында хәрби операциягә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Лениногорскиның Тимәш авылында хәрби операциягә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Игелекле эшләрнең чиге юк. Лениногорск районында хәрби операциягә ярдәм итү дәвам итә. Шәһәр һәм район халкы гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, пакетларга чәй тутыра, токмачлар кисә һәм башка тагын бик күп эшләр.

Бу юнәлештә волонтерларның өлеше зурдан. Алар – хәрби операциядәге солдатлар белән ике араны тоташтыручы җеп кебек. Ике арада ныклы элемтә булдырылды.

Лениногорскидагы  «С любовью и молитвами» волонтер төркеме соңгы елда район авылларында филиаллар оештырды. Нәкъ менә алар күп авылларны, халыкны бер максатка – ярдәм итүгә берләштерде.

Хәйрия концертында да авыллардан волонтерлар катнашты. Илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучы, хәрби бурычын намус белән үтәүче һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Тимәш авыл башлыгы Халидә Сөләйманова «С любовью и молитвами» волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасовага берләштергәне өчен, игелекле эшләре өчен  рәхмәт белдерде.

Иң яхшы номерлар белән Кирлегәч, Сарабиккол, Куакбаш авылыннан волонтерлар-артистлар чыгыш ясады,  шулай ук Тимәш авылының “Ласточка” балалар бакчасы нәниләре номерлар әзерләгән иде.

Билетлар сатудан кергән  23900 сум хәрбиләргә кирәкле әйберләр алырга дип,  «С любовью и молитвами» волонтерлык төркеменә тапшырылды.

“Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халилә Хәлиловнага, чараны оештыруда җаваплы Регина Алекберовнага, “Ласточка” балалар бакчасына, андагы балаларның әти-әниләренә, бакча мөдире Оксана Алекберовнага, шулай ук һәр проектта катнашучы Куакбаш авыл башлыгы Рушания Рафиковнага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Һава торышы буранлы булса да, ерак авыллардан да килгәннәр иде. Волонтерлар, артистларга зур рәхмәт. Без бергә булганда, солдатларыбызга җиңелрәк булыр, сугыш та тизрәк тәмамланыр”, – диде «С любовью и молитвами» волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*