Балтач районында мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган “Татар кызы, Татар егете – 2026” бәйгесе узды.
Бәйге яшьләрнең иҗади сәләтен тормышка ашыру, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне үстерү максатыннан уңышлы оештырылып килә.
Әлеге чара күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге аша – татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган егет-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.
Бәйгенең беренче туры 22 гыйнвардан алып 2 февральгә кадәр онлайн форматта узды. Анда барлыгы 13 татар егете һәм 21 татар кызы катнашты. Күптән түгел Балтач районы мәдәният үзәгендә узган финалда иң осталары, иң җитезләре, иң моңлылары үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, 7 татар егете һәм 8 татар кызы чыгыш ясады.


