Бүген, 26 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Удмуртия Республикасына килде.
Ижау шәһәре аэропортында аны Удмуртия Республикасы милли сәясәт министры Петров Эдуард Степанович, Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Габбасова Рәмзия Илдус кызы, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге рәисе Миңнемуллин Илсур Гафиулла улы, Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Шәрифуллин Равил Гыйльмулла улы каршы алдылар.