Рамазан аеның җиденче көнендә (25 февраль) Казанда ике республиканың – Ингушетия һәм Чечняның Татарстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре Әмир Хашиев һәм Эли Кагарбеков оештырган зур “Вайнах ифтары” узды. Кичә 1944 елның 23 февралендә Казахстанга һәм Урта Азиягә депортацияләнгән вайнах халкы тарихындагы фаҗигале көнгә багышланган иде.
Әлеге чарада дөньякүләм танылган дин галиме, Казанда Татарстан Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави, Болгар ислам академиясе профессоры, доктор шәех Сәйф ибн Али әл-Асри, Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” генераль директоры Ришат Хәмидуллин бар иде. Моннан тыш, мәҗлестә Казанда чечен һәм ингуш җәмгыятьләре җитәкчеләре: Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбеков, Ингушетия Республикасының Татарстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев, «Татарстан Республикасының «Вайнах» чечен милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Селим Сусаев, шулай ук Татарстан һәм ике республиканың да рәсми затлары, консуллар, дин әһелләре, мәдәният өлкәсе вәкилләре, эшкуарлар, журналистлар – барлыгы 400 гә якын мөселман катнашты.
Ифтар мәҗлесен Коръән аятьләрен укып шәех Мәэмүн әр-Рави ачып җибәрде, ә Болгар ислам академиясе профессоры, шәригать фәннәре докторы шәех Сәйф ибн Али әл-Асри дога кылды. Аннан кунакларны кичәне оештыручылар сәламләде.
Татарстан Республикасының «Вайнах» Чечен милли-мәдәни автономиясе рәисе Селим Сусаев Татарстанда яшәүләре өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуларын әйтте. “Безне сыендырган бу йортта бәрәкәт булсын”, – диде ул.
Ингушетия Республикасының Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев үзенең чыгышында Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итүен искәртте. Һәм бу уңайдан Рамазан шатлыгын уртаклашырга дип, Вайнах халкы һәм тугандаш Татарстан вәкилләренең генә түгел, ә дипломатик миссияләрдән кунаклар килүен билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасындагы дин әһелләренә аерым рәхмәт белдерде. “Гасырлардан-гасырларга ислам динен тоткан бай тарихлы бәрәкәтле бу җирдә ифтар уздыру – безнең өчен зур мәртәбә. Сезнең зирәклегегез, ихлас хезмәтегез һәм рухилыкны саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүегез безнең өчен ныклык һәм иман үрнәге булып тора. Аллаһы Тәгалә сезгә бу игелекле юлда ныклык бирсен”, – диде Ә.Хашиев.
Аннары Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбеков чыгыш ясады, ул Рамазан аеның һәм уразаның фазыйләтләре, шулай ук халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Ул чын күңелдән изге Рамазан ае белән котлады һәм Вайнах ифтарына килүләре өчен кунакларга: «Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ Җәннәттә Райян дип аталган капка бар, ул капка аша ураза тоткан кешеләр керәчәк, диде. Аллаһ боерса, без барыбыз да, Аллаһ рәхмәте белән, бу капкадан керербез. Әмин”, – дип, рәхмәт әйтте.
Ифтарда рәсми чыгышлар вакытында МХОда катнашучылар өчен, тиз арада Җиңү яулау һәм Ватан иминлеген сорап, күп тапкырлар дога кылдылар, шулай ук Вайнах халкының Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар.
Ифтарда катнашучыларга матур роликлар аша Чечня һәм Ингушетия республикаларын күрсәттеләр, бу төбәкләрнең матур табигате, бай мәдәнияте һәм икътисади үсеше турында сөйләделәр.
Мәҗлеснең иң дулкынландыргыч өлеше булып гомрәгә (кече хаҗ) юллама уйнату торды. Юлламаны Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов бүләк итте.
Мәҗлес авыз ачу, ястү һәм таравих намазлары белән тәмамланды. Намазларда имам булып абруйлы шәехләр торды.