Ижау шәһәрендә ел саен үткәрелә торган ифтар мәҗлесе узды. Ул Удмуртия Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче мөһим вакыйга булып тора.
Ижау шәһәре – татарлар күпләп һәм актив яши торган төбәк, шуңа күрә чараның дәрәҗәсе югары булды. Ифтар мәҗлесендә 1400 кеше катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Васил Габтелгаяз улы мәҗлестә катнашучыларны Изге Рамазан ае белән тәбрикләде.
Шулай ук әлеге чарада Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Роман Валерьевич Ефимов та катнашты.
Ифтар мәҗлесе догалар уку, милли ризыклар белән сыйлану һәм дуслыкны, бердәмлекне ныгыту рухында үтте. Чара барышында милләтара татулыкны саклауның мөһимлеге ассызыкланды.



