Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Баку шәһәрендәге эш сәфәрен дәвам итә. Бүген Васил Габтелгаяз улы Россия Федерациясенең Азербайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Николаевич Евдокимов белән очрашты.
Очрашу барышында Әзербайҗан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Быел июнь уртасында Баку шәһәрендә узачак Сабантуй буенча тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.


