Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортында булды.
Монда ул Санкт-Петербургның мигрцион сәясәтен тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе О.И.Махно, Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты.
Милләтләр йортының директоры татар оешмалары белән берлектә үткәргән чараларны тәфсилләп сөйләде.
Һәрхәлдә, Санкт-Петербургта уза торган, халыкның иң яратып йөри торган чараларның берсе – милли Сабантуй бәйрәменә югары бәя бирде.