Сургутта 21 март көнне бар мөселман халкы Нәүрүз бәйрәмен каршылады. Соңгы елларда язны каршылау матур традициягә әйләнде. Нәүрүз бәйрәме көн белән төн тигезләшкән вакытта язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган мөселман халыкның матур йоласы ул.
Татарда бу бәйрәм кайчан үткәрелә башлаган соң?Тарихка тукталыйк.
-“Нәүрүз” бәйрәме исламга кадәр, мәҗүсилек вакытында болгарларда җиденче гасырда ук барлыкка килә.Ә бу инде Идел Болгарстанында ислам кабул ителергә ике гасыр алда дигән сүз. Бу бәйрәмне болгарлар Каспий буенда яшәгәндә үк бәйрәм иткәннәр. Аның башы төркиләргә барып тоташа. Ә игенчелек белән төркиләр Ерак Көнчыгыштан Каспий буена күчеп килгәч шөгыльләнә башлыйлар. 762 елда Кадрәк хан Идел буенда үз дәүләтен оештыргач, җир эшкәртү төп кәсепләренең берсенә әверелә. Нәүрүз яңа көнне генә каршы алу түгел, инде климатик – табигый шартлар шулай булу сәбәпле җир эшкәртергә әзерләнә башлауны да искәртә башлый. Ә алга таба җир эшкәртү йолалары бу бәйрәмдә төп урынны били башлыйлар.Кышлаган орлыкларны шыттырып карау, өстәлгә фәкать баллы ризыклар гына кую, болар барысы да яхшы уңышка ишарә ясау инде “- дип сөйләде үз әңгәмәсендә Ханты- Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәнәре докторы, профессор Рәфис Хәсән улы Шәймәрдәнов.
Сургутта бик күп төрле мөселман халкы яши. Бу бәйрәмгә башка дин кардәшләребез бик зур әзерлекләр белән килгәннәр иде. Һәр халык үзенең милли ашларын, сәнгать бизәкләрен, музыка уен – коралларын, милли киемнәрен, мәдәниятын – сәнгатен, милли уеннарын халыкка тагын бер кат танытты.
Сургут шәһәренең Р.Ульбеков җитәкчелегендәге татар милли – мәдәни мөхтәрияты, аның уң кулы Р.Садыков, ару – талу белмәс активистлар Г.Вәлиева, Р.Бакиева, Г.Зыятдинова, Н.Җиһаншина җитәкчелегендәге ” Сандугач” җыр – бию ансамбле коллективы, биюләрне сәхнәгә куючы Әхмәтҗанова А., аш – су осталары: С.Каранаева, Т, Мөхибуллина, Г. Фәтхулова, “Түбәтәй” тиз тукландыру челтәре җитәкчесе Вадим Дмитриевның зур тырышлыклары, ХМАО-Югра татарларының төбәк милли – мәдәни мөхтәрияты рәисе Таһир Габделхак улы Саматов һәм тагын бик күп татар җанлы милләттәшләребез бердәмлек күрсәтеп шәһәр хакимияте оештырган зур бәйрәмдә татар халкының изге йоласы булып калган Нәүрүз бәйрәмен оешыруда үзенең зур өлешен кертте. Туган якларыннан аерылсаларда милләттәшләрем үзләрен салкын Себер төбәгенең ныклы хуҗасы итеп,татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауны алгы планга куеп яшәүне дәвам итә.
Әлеге күркәм Нәүрүз бәйрәме яшәүгә көч, җанга рухи ныклык биргән гүзәл бәйрәм булып кала. Бу бәйрәм киләчәктә дә дәвамлы булсын иде. Бәйрәм белән, дуслар! Нәүрүз мөбарәк булсын!
Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре