Чуашстанның Батыр районында өч исемле бер татар авылы яшәп ята.
Татарлар өчен ул Озын Куак булса, руслар аны – Долгий Остров, чуашлар Ыхри Шырми, ягъни Сарымсаклы елга дип атый. 1600 елларда йомышлы татарлар бу якларга урман кисәргә килә. Мондагы табигатьнең матурлыгына гашыйк булып, алар төпләнеп тә калалар һәм 1671 елда яңа Озын Куак дигән татар авылына нигез салына. Һәм менә өч гасырдан артык халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен саклап, тупланган бөтен милли байлыкларын киләчәк буыннарга тапшыра киләләр.
Үзгәртеп кору җилләре Озын Куакны да читләтеп үтми. Колхоз таркала, җирләр чәчелми, фермалар бетә, яшьләр авылдан китә. Гөрләп яшәп яткан авыл сүнә, сүрелә башлый. Шушы авылда туып-үскән эшкуар Рәшит Шәйхулла улы СӘНҖӘПОВны бу нык борчый. Ничек кенә булса да туган авылын, ата-бабаларының кендек каны тамган җирне саклап калырга кирәклеген аңлап, авылдашлары белән киңәшләшкәннән соң, җиң сызганып эшкә керешә ул. 7-8 ел буш яткан җирләргә кабат җан керә. Бүген инде Озын Куау авылы мактаулылар рәтендә. Аларның җитәкчеләре – Чуашстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Батыр районы Депутатлар җыелышы депутаты Рәшит Сәнҗаповның уңышлары да шактый. Авылдагы яшәеш, эшмәкәрлек, крестьян фермер хуҗалыгының көнкүреше турында җитәкче белән сөйләшәбез.
Рәшит Шәйхулович, Озын Куак авылың бүгенгесен үткәне белән чагыштырып карасак…
– Россиядә татар авыллары күп, 4000 артык дип әйтәбез. Аларның төрле хәлдәгеләре бар. Бар бик хәллеләре дә, бетә барган татар авыллары да җитәрлек, урталыкны саклап яшәүче авылларыбыз да шактый. Вакытында безнең Озын Куак бетеп баручы авылларның берсе иде. Шул чакта без, туган авылларына битараф булмаган авылдашлар, бергәләп түгәрәк өстәл артына утырып авылыбызны ничек саклап калырга дигән сорауга җавап эзләдек. Әлбәттә, җиңел булмады. Озак сөйләшкәннән соң бер фикергә – «үзгәртүне бүген башламасак, иртәгә соң булачак» дигән фикергә килдек. Бу 2008 ел иде. Авылыбыз федераль юл өстенә урнашкан булса да, бездә тормыш юк иде. Ул вакытларны хәзер искә дә аласы килми. Бүгенгедәй исемдә, кыш көне авылга кайттык, керә алмадык. Кар баскан, юллар чистартылмаган иде. Авылның озынлыгы 4 чакрым. Бер авылдаш чирләп киткәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар. Ул авылга керә алмый. Авыруны ләгәнгә салып сөйрәп китерәләр машина янына. Шундый заманнар бар иде. Бу XXI гасырда. Хәзер җыелышып утырабыз, шул вакытларны искә алып шаккатабыз. Үзең шулар эчендә кайнаган вакытта әллә ни үзгәреш сизелми кебек. Шулай да уңышларыбыз шактый икән
Рәшит Шәйхулович! Озын Куак авылында соңгы 10 ел эчендә булган үзгәрешләр миңа да яхшы таныш. Авылда юллар салынды, ике мәчет эшләп тора, яңа гына урта мәктәбегезне төзекләндереп чыктыгыз, чишмәләр, күлләр чистартылды, узган ел ахырында мәдәният йортын халыкка куллануга тапшырдыгыз, авыл халкы өчен махсус «Авылым хәбәрләре» дигән газета чыгарасыз, эшләгән халык һәрдаим хезмәт хакы алып тора… Бу уңышларда, үзең әйтеп бетермәсәң дә, синең өлешен бәяләп бетергесез. Вакытында син авылны калдырып чыгып киткән кеше, ләкин кире кайткансың. Нинди максатны күзаллап кайттың син кире авылга?
– Моны әйтеп аңлатуы җиңел түгел… Аны аңлау өчен кеше «пешеп» җитәргә тиеш. Моны шул авыл җирендә туып, тормышын татып, чишмәләренең суын эчеп, авыл урамнарында уйнап, кырларында эшләп үскән кеше генә аңлый һәм аңлата ала бу халәтне. Вакытында чыгып китү рәхәтлектән түгел, ә юклыктан. Бәхет эзләп чыгып кителгән булса да, ул туган авылда табылган.
Синең төп һөнәрең нинди?
– Минем балачактан ук хыялым авылда яшәү иде. Шуңа да мин умартачы һөнәрен сайладым, аннан агроном булырга укыдым, соңыннан юрист һөнәрен үзләштердем. Беләсеңме, Гөлназ, теория белән генә авыл хуҗалын белеп бетереп булмый. Аның өчен тәҗрибә кирәк. Иң элек – авыл җиренә карата якынлык, мәхәббәт булырга тиеш. Ул каннан килә. Авылларыбыз саклыйк, яклыйк дисәк, балаларыбызда туган җирне яратуны
Рәшит Сәнҗәпов фермер-крестьян хуҗалыгында ничә кеше эшли?

Сезнең хуҗалык күпкырлы. Әйдә, иң элек игенчелеккә тукталыйк әле.
– Мин алда телгә алган проектыбызның да беренче пункты игенчелек белән бәйле. Барлыгы 2000 гектар җиребез бар. Зур булмаган фермер хуҗалыкларына иген үстереп сату икътисадый яктан табышлы түгел. Ул хуҗалыкны елдан-ел бетерә торган күренеш кенә. Кече бизнесның аның үзенең законы. Игенне чимал буларак сату дөрес әйбер түгел. Аның чыгымнары күп, юк бәя белән арадашчыларга, алып-сатучыларга сатып җибәрү файдага түгел. Әлбәттә, иген үстерергә, игенчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Ләкин бер шарты бар: игенчелегең янында терлекчелегең дә булырга тиеш. Сыер фермасы буламы ул, симертү өчен бозаулар фермасымы – барыбер. Безнең бүгенгесе көнгә 400 башка якын мөгезле эре терлегебез, 150 баш атыбыз бар.
Игенне үстердең, әмма аның бер килосын да сатарга түгел. Игенне ферма аша уздырып, ит үстереп, шуны үзең үк эшкәртеп, бүгенге заман шартларына туры китереп кулланучыга җиткерергә кирәк. Кайчан без арадашчысыз үзебезнең хезмәт нәтиҗәсен кулланучыга җиткерәбез, шул вакытта гына эшебезнең нәтиҗәсен һәм файдасын күрәчәкбез.
Кече бизнес белән шөгыльләнүче милләттәшләребезгә берләшергә кирәк. Бүгенге көндә кооперативлар өчен дәүләт программасы бар. Без берләшеп бер юнәлештә эшләмәсәк, киләчәк уңышлы булмаячак. Бүгенге заман таләбе шундый.
Сүз уңаеннан, сезнең хуҗалыкның Бөтенроссия күләмендә узган «Бизнес – уңыш» дип аталган бәйгедә катнашып икенче урынны алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу эш дәвамлы булсын. Кабат «Кырдан киштәгә кадәр» дигән проектыңа әйләнеп кайтыйк әле. Шуның нигезендә сез ит эшкәртү цехы да ачып җибәрдегез бит әле.
– Дөрес әйтәсең, ул эшләп тора торган проект. Без аның белән башкалар белән дә бүлешергә әзер. Бүгенгесе көндә продукциябез буенча конкурентларыбыз бөтенләй юк. Базар, кибет киштәләре фальсификат белән тулган. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары да күрсәтеп, сөйләп тора. Хәзер инде заманалар башка. 90 еллар азагында гына 
Туган авылыңа кире кайтканыңа ун ел. Шул вакыт эчендә авыл ныгыды, еш кына мактап телгә алына башлады. Халык саны, хуҗалык саны арттымы, яшьләр каламы авылда?
– Бүгенгесе көндә халыкның саны бик күпкә артып китте дип әйтә алмыйм мин. Кеше туа тора, үлә тора. Ә менә яшьләргә килгәндә, аларның саны шөкер, артты. Алай гына да түгел, алар үзләренә шөгыль табып, үз эшләрен булдырып көн күрәләр, яратып яшиләр. Элек, ун ел элек дип әйтим инде, Озын Куакта 10-25 меңгә йорт өчен җир сатып алып була иде. Хәзер инде шундый ук йортларга миллион, аннан да артык сораучылар бар. Бу инде авылның бәясе арта дигән сүз. Авылыбызның кыйммәте артуда, дәрәҗәсе күтәрелүдә Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе дә зур роль уйнады. Чыгымнар тотып, ул безгә әллә нәрсә ясап бирмәде. Ә авылыбызның тормышына кереп, халык белән эшләп, авылдашларны уятып җибәрде. Безнең халыкка күп кирәкми ул. Эш нәтиҗәләребезне күрсәтеп, мактап өмет һәм ышаныч уяттыгыз. Без рухланып киттек. Юллар төзек, йортларга сулар тарттык, газ кергән, федераль трасса өстендә, йорт саен 2-3әр машина. Аллага шөкер, халыкның тормышы матур якка шактый үзгәрде. Артка борылып карап нәтиҗә ясасак, алга таба барырга тагын бер омтылыш булачак инде ул. Эшләгән эшләребез күп, эшлиселәре дә байтак. Без үзебезнең уңышларыбыз белән бүлешергә һәрчак әзер. Уңышлы авыллар башка төбәкләрдә дә бар. Бер-беребезне берләштереп тора торган, бер мәйданда җыючы конгресс бар. Менә быел җиденче тапкыр татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырыла. Уңышларыбыз белән бүлешергә, тәҗрибәбез белән уртаклашырга, фикеребезне җиткерергә, республика җитәкчелеге белән очрашырга бик тә кирәкле проект ул. Аның әһәмияте бик зур. Бу дәвамлы эш булсын иде.
Шулай булсын!
Әңгәмәдәш – Гөлназ ШӘЙХИ.
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы, февраль 2018
