Без – Ауропаның гасырлар һәм дистәләгән еллар дәвамында буыннан буынга күчеп, тупланып яшәүче татар милләтеннән булган гражданнары – үз этник тамырларыбызны онытмыйча, милли бердәйлекне, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калуга омтылып, ватандашлар белән һәрдаим аралашу, элемтәдә тору, багланышлар урнаштыруга даими теләк булуын истә тотып һәм шулай ук:
- татар этносының теле, мәдәнияте һәм тарихының берлеге, уртаклыгы;
- татар җәмтыятьләре әгъзаларының үзләре яши торган илләрнең социаль-икътисадый, иҗтимагый һәм мәдәни мохитенә күпмедер дәрәҗәдә интеграцияләнүе;
- татар милли оешмаларының Ауропа киңлекләрендә традицион бәйләнештә торуы нигезендә берләшәбез.
Шулар белән беррәттән:
- Кеше хокуклары Декларациясенең Ауропа илләре ратификацияләгән (раслаган) нигезләмәләренә;
- Ауропа Берлеге гражданнарының янәшә тыныч яшәү принципларына;
- Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә урнашкан “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге нигезләмәләренә һәм Уставына;
- татарларның үзләре тупланып яши торган ил законнарын, хокук һәм бурычларын тануына, гореф-гадәтләрен, этик нормаларын ихтирам итүенә, яшәү рәвешенә һәм рухи кыйммәтләренә карата толерантлык принципларын үтәвенә нигезләнеп,
“АУРОПА ТАТАРЛАРЫ АЛЬЯНСЫ” н төзү турында игълан итәбез.
“Ауропа татарлары альянсы”ның мораль кредосы һәм эшчәнлегенең төп нигезләре түбәндәгеләр:
- Дөнья буйлап таралган татарлар – “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеген, ә Ауропа татарлары, берләшеп, “Ауропа татарлары альянсы”н төзи.
- Кеше үз милләтен саклау, үстерү, ирекле рәвештә дин тоту һәм үз милләтен таныта белүдә табигый хокукка ия.
- Татарлар һәркайда һәм һәрвакыт милли бердәйлекне саклап калырга омтыла.
- Татар өчен татар теле (туган тел) – иң зур кыйммәт. Ул ана телен белә һәм кадерли, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру турында кайгырта.
- Һәр татарның миссиясе – дөнья мәдәнияте җәүһәрләре хәзинәсенә кабатланмас, үзенчәлекле өлеш керткән милли мәдәниятне саклау һәм үстерү.
- Һәр татар танып-белү һәм хезмәт эшчәнлеге белән үзе яши торган илгә һәм чит илдәге татар җәмгыятен үстерүгә хәленнән килгән кадәр өлеш кертә.
- Гаилә һәм милли татар мәктәбе – милли рухны саклауда иң әһәмиятле чыганак. Һәр татарның изге бурычы – гаиләсен ныгыту, татарча рәсми һәм рәсми булмаган белем бирү системасын булдыру һәм төрле яклап аңа ярдәм итү.
- Тарихи Ватаныннан – Татарстан һәм Россия Федерациясеннән читтә яшәүче татарлар дини, мәдәни, яшьләр һәм профессиональ җәмгыятьләр, шулай ук үзара ярдәмләшү оешмалары төзи һәм аңа булышлык итеп тора.
- Татар үзенең басма сүзен оештыра һәм аңа ярдәм итә.
- Татар үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белә һәм югары бәяли. Бер үк вакытта үзе яши торган ил территориясендәге төп халыкның милли мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итә.
- Татар – үзе яши торган илгә югары дәрәҗәдә лояль. Татарның башка милләт кешеләре белән мөнәсәбәте якын кешеңне ярату, кеше хокукларын һәм иреген ихтирам итү принципларында корыла.
- Милли теләктәшлек – иң зур милли бәхет. Барлык татарлар – бертигез, алар – бер халык, бер үк милләт балалары.
Ниятләгән эш-гамәлләребезнең уңышы –
бердәмлектә һәм тырышлыкта!
Брюссель. 22 апрель 2013 ел.