6 февральдә Татарстан делегациясе һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова Чиләбе өлкәсендә узучы Татар мәгърифәте көннәре кысаларында шәһәрнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81 номерлы урта мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Төбәкара хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев белән фикер алыштык.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар мәдәниятен, тарихын популярлаштыруда, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап киләчәк буынга җиткерү мөһим роль уйный.