Ансамбль 2007 елда Ульяновск шәһәрендә оештырыла. Ансамбльнең җитәкчесе – Гөлнар Тарасова.
Анда 5-15 яшьлек балалар йөри. 2010 елда Өлкәкүләм “Сембер карлыгачлары” халык иҗаты балалар бәйгесендә алар “Вокал” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.
Ансамбль репертуарына халык җырлары, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, З.Минһаҗева сүзләренә иҗат ителгән заманча җырлар кертелгән. “Кыңгыраулар” шәһәр һәм өлкә күләмендә уздырылган барлык чараларда актив катнаша.