tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Бүрән авылы халкы белән очрашу узды
Олы Бүрән авылы халкы белән очрашу узды

Олы Бүрән авылы халкы белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул су басудан зыян күргән Олы Бүрән авылы халкы белән очрашты.

Олы Бүрән авылында гомум мәсьәләләр башкалардагы кебек: кышка кадәр йортларны киптерү, төзекләндерү, мичләр төзү, малларга печән һәм салам китерү. Авыл халкын борчыган төп мәсьәлә – эчәргә чиста су булмау. Авылдагы ике кое да су астында калган булган.

Әлеге мәсьәләләр Васил Шәйхразыев тарафыннан Омск өлкәсе җитәкчелегенә җиткереләчәк. Шулай ук бүген Татарстан Республикасыннан гуманитар ярдәм белән машиналар Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларына китерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*