tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Дөнья» студиясендә кунакта (страница 22)

Рубрика: «Дөнья» студиясендә кунакта

ВИДЕО: Сарманда халкыбызның күренекле җырчысы Илһам Шакировка бюстны кем куйды?

"Дөнья" студиясендә кунакта якташлары Илһам аганың исемен мәңгеләштерү өчен тырышучы кешеләр. - Миләүшә һәм Илдар Гамировлар. Бюст кую эшен Илдар Гамиров кем белән бергә башкарып чыккан? Кунаклар эш барышы һәм ачылыш тантанасы хакында сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: Үзебезчә, чын татарча! Казандагы 12 нче санлы татар кызлары гимназиясендә белем көне аеруча матур узды

Әлеге гимназияне төзетүдә башлап йөрүче кеше күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин иде. Бүген биредә тәрбияләнүче кызлар туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне сакларга да өйрәнә. Белем көнен алар саф татар телендә уздырды. Шундый мәктәпләребез күбрәк булсын иде.

Дәвам »

ВИДЕО: Гүзәл СИБГАТУЛЛИНА: Арслан минем өчен улыбыз гына түгел, ул – шәхес

"Дөнья" студиясендә кунакта нәни артист Арслан Сибгатуллин үзенең әнисе Гүзәл Сибгатуллина белән. Гүзәл улын ничек сәхнәгә әзерли? Баланы масаюдан, йолдыз чиреннән ничек саклый? Тапшыруны карарга тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Җәвит Шакировны җырларга хатыны өйрәткән. Зөлфия Шакирова үзе Зифа Нагаевадан курка. Ни өчен?

“Дөнья” студиясендә кунакта Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар. Алар белән оештырылган әңгәмәнең бу икенче өлеше. Беренче өлешен сайтта карый аласыз.

Дәвам »

ВИДЕО: Имтиханнарны 399 баллга тапшырган татар егете Рамил Баһавиев кайсы уку йортын сайлаган?

"Дөнья" студиясенә кунакка Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиевны соңгы яңалыгы, уй-фикерләре хакында белү өчен чакырдык. Үзенең шундый югары нәтиҗәгә ирешүен ул ничек кабул иткән, әти-әнисе нәрсә әйткән? Шундый популяр егетнең кызлар тенкәсенә тимиме?

Дәвам »

ВИДЕО: Зөлфия Шакирова бертөрлелектән тиз туя, Җәвит Шакиров хатыны әйбер алырга теләгәндә каршы килми. Җырчы гаилә тагын нинди серләрен ача?

"Дөнья" студиясендә кунакта Татарстанның халык артистлары, үрнәк пар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар. Һәрвакыттагыча алар сорауларга кызыклы җавап бирә, тормыш мәшәкатләрен ничек чишүләре хакында яшерми сөйлиләр. Тапшыру ике бүлектән тора. Бу видеоязмада 1 нче өлешен тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: “Конгресс мөнбәре” тапшыруында – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова

"Ак калфак" оешмасының Тукай районындагы күчмә утырышы ничек узды? Чараны оештырган җитәкче үз бәясен бирә. Тапшыруда Кадрия Идрисова уздырылган чараларның максаты, тәрбияви ягы, хатын-кызларга яшь буынны тәрбияләүдә бу тәҗрибәнең мөһимлеге хакында да сөйли. Әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Мәликә Мотыйгуллина: “ШАЯН ТВ – ул тылсым дөньясы”

“Дөнья” студиясендә кунакта “Шаян ТВ” ның алып баручысы Мәликә Мотыйгуллина балалар каналындагы яңалыклар, тапшырулар хакында сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта Мөдәррис Галимҗанов

"Дөнья" студиясендә кунакта 80 яшьлек юбилеен үткәргән спортчы, милләтпәрвәр  шәхес - Мөдәрис Галимҗанов.

Дәвам »