tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Дөнья» студиясендә кунакта (страница 28)

Рубрика: «Дөнья» студиясендә кунакта

ВИДЕО: Татар ата-аналары туган телне яклау өчен берләшәләр!

Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәтергә теләмәгән ата-аналар булган кебек, татар телен укытуны яклаучы ата аналар да бар. Алар торган саен ишәя бара.

Дәвам »

Конгресс кунагы Данир Сабиров: Кыенсынган чаклар бар

Татар эстрадасы артисты, пародияләр остасы Данир Сабиров Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте. Әңгәмә барышында ул гаиләсе, ничек итеп сәхнәгә менүе, өметсез артист булуы, Салават Фәтхетдиновның аңа нинди “серләр” сөйләве турында сөйли.

Дәвам »

Конгресс кунагы Фердинанд Сәләхов: Без композиторсызлык чоры кичерәбез

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов булып китте. Әңгәмә барышында ул  татар җыр сәнгатенең бүгенге хәле, торышы турында сөйли, медицина өлкәсеннән китүенең сәбәпләрен аңлата.

Дәвам »

Конгресс кунагы – Илшат Фәйзрахманов

Гарабша Мөхәммәдша Әхмәдиевнең шәҗәрәсенә багышланган “Колый бабай нәселе” дип исемләнгән китап басылып чыкты. Басманың авторы тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә әлеге китап турында сөйли.

Дәвам »

Конгресс кунагы Резеда Садыйкова: Милләтемнең олуг шәхесләрен бер китапка тупладым

Резеда Садыйкованың яңа китабы басылып чыкты. Китап Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы төбәгенә багышланган. “Таулы-чишмәле Кулаткы ягы” китабы турында хезмәтнең авторы Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә сөйләде.    

Дәвам »

Фәрхәд Фәткуллин: Өйдә татарча һәм русча сөйләшүне тыйдым

Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәд Фәткуллин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте.  “Конгресс кунагы” тапшыруы өчен төшерелгән әңгәмә барышында ул үзе, тәрҗемәчелек эше, балаларга тәрбия бирү алымнары, татарча википедия һәм ничек дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Дәвам »

«Очрашу урыны — Казан»: Габдулла хәзрәт Хәсәнов

“Очрашу урыны – Казан” тапшыруы кунагы Башкортстанның Аскын районыннан килгән милләттәшебез, хаҗи – Габдулла хәзрәт Хәсәнов булды.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан”: Рәүф Фәсхетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы “Дөнья” студиясенең “Очрашу урыны – Казан” тапшыруында чираттагы кунак – Киров өлкәсе татарларының Милли мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. Киров өлкәсе татарлары ничек яши, соңгы вакытта ниләр белән ”яна”, нинди эшләр башкара – болар турыда тулырак безнең видеодан карап белә аласыз.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан” тапшыруы кунагы Гөлтан Бәдретдин: Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә.

Дәвам »

Конгресс кунагы Наилә Жиһаншина: “Татар гаиләсе төзү” үзәгендә йөзләгән гыйффәтле татар кызлары бар

АКШның Дәүләт департаменты чакыруы буенча, "Татар гаиләсе төзү" үзәге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Америка Кушма Штатларында бер айлык сәфәрдә булып кайтты. Конгресс студиясендә ул әлеге сәфәре, "Татар гаиләсе" кору узәге турында сөйли.

Дәвам »