tatruen

Рубрика: Репортаж

ВИДЕО: “Ак калфак”лыларның Тукай районындагы күчмә утырышына нәтиҗә

Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы Тукай районында узды. Ике көн дәвамында Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган 150 гә якын делегат бик эчтәлекле һәм тыгыз программа буенча эш итте. Чарага нәтиҗә ясап, пленар утырыш уздырылды.

Дәвам »

ВИДЕО: Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак. Дагыстандагы Көньяк Сабан туеның иң истәлекле мизгелләре

Дагыстанда Көньяк Сабан туе 7 нче июль көнне узды. Беренче тапкыр гына булса да, ул халыкара статус алды, дип бәяләде милли бәйрәмебездә катнашкан Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев. Бирегә Россиянең 11 төбәгеннән һәм Төркия, Әзербайҗан, Казахстаннан милләттәшләребез килде.

Дәвам »

ВИДЕО: Җәйнең дә уртасы җитә. Сизәсезме?

Әлеге шигъри бүләк Татарстан Президентының  инстаграм битендә барлыкка килде. Җәй айлары бик тиз үтә. Әлеге шигъри юллар, тормыш мәшәкатьләрен онытып, иң матур ел фасылы гүзәллегенә игътибар итегез, дип  искәртә кебек.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! Финляндиядә яшәүче Җәмилә Низаметдин чит илләрдә Сабан туйларын оештырган өчен рәхмәтен җиткерә

Җәмилә Низаметдин- Финляндиядә гомер итүче милләттәшебез. Без аны җырчы буларак та яхшы беләбез. Үзенә генә хас үзенчәлекле тавышы, башкару осталыгы, төшерелгән клиплары белән аерылып тора. Ул Таллиннда узган Сабан туена килде. Тамашачыларга үзенең җырларын да бүләк итте.

Дәвам »

ВИДЕО: Камышлыда узган X Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан репортаж

Самара өлкәсендә милли бәйрәмебез 29 нчы июньдә узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән татарлар җыелды. Сезгә әлеге видеоязмада бәйрәмнең иң матур мизгелләрен тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: “Печән базары” фестиваленә рәхим итегез!

"Печән базары" фестивале 17-18 нче август көннәрендә Кабан күле яр буенда узачак. Вакыты: 12:00-23:00 сәгатькә кадәр.

Дәвам »

ВИДЕО: “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов

Фәрид Мифтахов соңгы вакытта татар дөньясы белән бәйле күп кенә чараларда катнашты. Ул тапшыруда шулар хакында сөйли. Шулай ук Нурлат районы “Якташлар” җәмгыяте җитәкчесе буларак, үз районнарындагы күркәм эшләр хакында да фикерләрен әйтә. Соңгы вакытта Фәрид Мифтахов тамашачыга үзенең җырларын да җиткерә. Тапшыруда аның клибын да карый аласыз.

Дәвам »