tatruen

Рубрика: Репортаж

Менделеевск шәһәрендә татар хатын-кызлары өчен калфак тегү буенча мастер-класс оештырылды

Калфак тегү барышында халык җырлары җырланды, Удмуртиядә узган җыенга күзәтү ясалды.

Дәвам »

ВИДЕО: “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышының тулы видеосын Бөтендөнья татар конгрессы сайтын караучыларга да тәкъдим итәбез

Дәвам »

ВИДЕО: Төмәндә узган «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең финалы

Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Себер йолдызы — 2018» исеменә Алсу Кабурова, «Татар егете — 2018» исеменә Альфред Бузаев лаек дип табылды.

Дәвам »

ВИДЕО: «Муса Җәлил» һәм «Тукай» кораблары татарларны таныта

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән тыш, мин хәйриячелеккә, иҗтимагый эшчәнлеккә, татар телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирәм. Татарстаннан, Әстерханнан, хәтта Россиядән дә читтә татар мәдәниятен, тарихын, телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан компания тарафыннан 2016 елда сатып алынган сухогрузларны татар шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәре белән атадык, - дип сөйләде Ринат Әюпов.

Дәвам »

ВИДЕО: Анталья һәм Бишкекта яшәүче татарлар онлайн очрашты

Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар «Туган тел» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның максаты дөньяга сибелгән татарларны татарча онлайн аралаштырып, очраштырып тору. Әлеге очрашулар һәр шимбәдә 11 сәгатьтә үтә. Узган шимбәдә проектта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле катнашты. Ансамбль чыгышын Төркиянең Анталья һәм Кыргызстанның Бишкәк каласында яшәүче татарлар күрә алды.

Дәвам »

ВИДЕО: Ирек Бакиров: “Туган телне укыту мәҗбүри булырга тиеш”

Башкортстан Республикасының «Чакматаш» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Бакиров үз чыгышында телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләренә тукталды. Татарстан белән Башкортстан арасында татулык-дуслык мөнәсәбәтләре саклануының әһәмиятен ассызыклады.

Дәвам »

ВИДЕО: “Надир Дәүләт. Аның Ватаны – татар халкы”

Шул исемдәге яңа документаль фильм "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Ватандашлар" циклында зәңгәр экранга чыкты. Ул Төркиядә яшәүче күренекле татар галиме Надир Дәүләткә багышланган.

Дәвам »

ВИДЕО: Чиләбе татарларының тормышы – “Хәзинә” тапшыруында

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан әзерләнә торган “Хәзинә” тапшыруының бу чыгарылышы “Татар кызы – 2018” бәйгесенең финалы,  Чиләбе өлкәсе “Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге”нең эшчәнлеге һәм оешма рәисе Реда Каримованың үрнәк, матур, зур гаиләсенә багышлана. Шулай ук “Хәзинә” өлкәдә гомер итүче татарлар тормышы белән таныштыра.

Дәвам »

ВИДЕО: Милли шураның 29 ноябрьдә үткән киңәйтелгән утырышын Мәскәү татарлары ничек яктырта?

Чарада Милли шура әгъзалары, Россиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашты. Видео: https://tatar-shtab.ru/

Дәвам »