Воткинск мәчетенең тарихы ерак елларга барып тоташа. Аңа моннан 220 ел элек, 1794 елда нигез салына. Шул вакыттан бирле ул беркөн дә туктамаган. Ул Советлар заманында ябылмый калган мәчетләрнең берсе. Госман хәзрәт Исхакый, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин заманында шушы мәчеттә практика узган булганнар. Воткинск шәһәренең имам хатыйбы Мөхәммәтнур Әшрәпов сөйләвенчә, мәчетне сүтәргә дип карар чыгаргач, шушы җирлек халкы Мәскәүгә кадәр барып, ...
Дәвам »Рубрика: Дин
Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә
24 гыйнварда башкалабызның “Әл – Мәрҗани” мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында “Мусабака” конкурсы уздырыла. “Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата. Әлеге чарага шәкертләр зур кызыксыну белән әзерләнә. Конкурста 5әр шәкерттән торган дүрт төркем катнаша. Алар көллияттә укытыла торган барлык фәннәргә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирергә әзерләнәләр. Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты ...
Дәвам »
Буада Ислам мәдәнияте буенча бәйге үтте
Узган атнада Татарстанның район үзәге булган Буа мәдрәсәсендә балалар арасында “Яшь талантлар” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, район мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Дини белемнәрен, сәхнә осталыкларын сынау өчен Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Игълан ителгән дүрт номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шигырь сљйләүдә шәһәрнең 5 номерлы мәктәп ...
Дәвам »
Һәркем Коръән-хафиз була ала
“Хузур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Һәркем Коръән- хафиз була ала” («Каждый может стать Коран хафизом») дип аталган яңа китабын нәшер итте. Коръәнне яттан өйрәнергә теләгән һәркем китапны әсбап итеп кулланырга мөмкин. Изге китап тарихы һәм аны уку, яттан сөйләү культурасы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр. Татарстан мөфтияте сайты
Дәвам »
Конгресста кунак бар
Бөтендөнья татар конгрессы кунакта Забайкалье краеның һәм Чита шәһәренең мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев булып китте. Ул бу килүендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев белән очрашты. Ришат әфәнде үзе Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең указы нигезендә билгеләнә һәм 3 ел инде Читада ислам динен тарату белән шөгылләнә. Бүгенге көндә Читада 100 еллык мәчет эшли. Яңа ...
Дәвам »
Ислам- безнең яшәү рәвеше
Куе нарат урманнары арасында утыручы бу матур шәһәрне “Урмандагы шәһәр яисә шәһәрдәге урман” дип йөртәләр. 1698 нче елда нигез салынган – элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендә бүген 16 меңнән артык татар гомер итә. Узган гасырда биредә татар педагогия училищесы эшләгән, татар телендә “Мәләкәс хәбәрләре” исемле газета да чыккан. Бүген шәһәрдә 10 елдан бирле татар автономиясе, мәктәп, мәдәният йортларында үзешчән татар ...
Дәвам »
Татарстанда 2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы
Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быелгы беренче күчмә пленум утырышы үткәрелде.
Дәвам »
Болгарда Мәүлид кичәсе үтте
Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Дәвам »
Тукай авылы үсештә
Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы халкы да узган елга нәтиҗә ясый. Бу авыл иманлы, тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Тукай елдан-ел үсә, яңара. Үткән елда дистәләгән яңа йортлар төзелде, 18 яшь пар яңа гаилә корылган, 30 бала якты дөньяга килгән. Тукайда бүгенге көндә ике меңгә якын кеше яши. Якты тормыштан 13 ...
Дәвам »
Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме
Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында гомер итүче дин кардәшләребез бөек Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәмнәре үткәрәләр. Шундый матур кичәләрнең берсе – Ульяновск өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә да узды. Бу авыл өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыктагы Самара-Мәскәү федераль тимер юл буена урнашкан. Авыл читенннән инде күрше Пенза өлкәсе башлана. Өч мәхәлләле авылда 3000 нән артык кеше яши. Ел ...
Дәвам »