26 декабрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортының театраль залында танылган музыкант Айдар Гайнуллин Яңа ел бәйрәменә багышланган концерт бирәчәк. Сәхнәдән иң билгеле, зур популярлык казанган танго көйләре яңгыраячак. Тамашачылар хозурына Астор Пьяццолла, Анхель Вилольдо, Родольфо Фальво, Ежи Петерсбурский һәм Айдар Гайнуллин үзе иҗат иткән могҗизалы танго музыкасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша “Яңа елның сөю тангосы” (“Новогоднее танго любви”) дип атала. Айдар белән бергә татар тамашачысына яхшы ...
Дәвам »Рубрика: Мәдәният
Сахалиндагы “Дуслык” ансамбле концерт бирде
Якшәмбе, 8 декабрьдә, Южно-Сахалинск шәһәренең "Родина" мәдәният йортында җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче "Дуслык" ансамбле үзенең хисап концертын тәкъдим итте.
Дәвам »
Камаллылар Чаллыда гастрольдә
9 - 13 декабрь көннәрендә Чаллы шәһәренең “КамАЗ” мәдәният сараенда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре уза
Дәвам »
Cынатмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Иң куанычлысы- милләтебез хәрәкәтенең нәтиҗәсе буларак, бердәм татар дөньясы барлыкка килде.
Дәвам »
Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза
Бәйгенең төп максаты булып татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү тора.
Дәвам »
Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте
Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте.
Дәвам »
Төмәндәге татар яшьләре “Зөләйха” фильмын карарга җыелалар
Бүген кич, Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә Төмән өлкәсе татар яшьләре үзәге "Зөләйха" нәфис фильмын каруны оештыра.
Дәвам »
V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар
Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.
Дәвам »
Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли
Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли.
Дәвам »
Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде
3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...
Дәвам »