Шәһәребездә оешкан “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы нәтиҗәле генә эшләп килә.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Мәдәни үзәк Юнеско маршрутына кертелде
Йөздән артык милләтнең бер төбәктә дус, тату гомер кичерүе – уникаль күренеш
Дәвам »
Татар календаре-2015: ярдәм итеп, алмыйча калмагыз!
“Татар календаре” ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара: Акман, Бушай, Яңарыш, Сабан, Черешмә, Печән, Урак, Ындыр, Билек, Каракөз, Керәү, Кырлач
Дәвам »
Корбан гаетендә ике бәйрәм
Быелгы Корбан гаете Австралия татарлары өчен икеләтә бәйрәм булды. Былтыргы Корбан бәйрәмендә милләттәшләребез күпләп яшәгән Аделаида шәһәрендә гыйбадәтханә ачылды, анда татарча вәгазь тыңланды. Татарстаннан Австралиягә имам булып киткән Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов сүзләренчә, узган ел татар мәхәлләсе өчен күңелле вакыйгаларга бай булган. Тулысынча төзекләндерү эшләре тәмамланган, мәхәллә әгъзалары тузан суырткыч, чәй кайнату өчен зур казан алып килгәннәр, сәдака акчасына җыела торган ...
Дәвам »
Димитровградтагы татар мәктәбенә – 10 яшь!
24 октябрьдә Димитровградның татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбе үзенең беренче юбилеен бәйрәм итә. Мәктәпнең актлар залына укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар җыелачак. Тантана өчен махсус бәйрәм программасы әзерләнә.
Дәвам »
Өлге булырлык татар авылларында…
Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, ЧувашияРеспубликасының Комсомол районындагы татар авылларында булып кайтты.
Дәвам »
Укучыларына гомерен багышлаган укытучы
Заһидә Алим кызы Бекенина укучыларының мәхәббәтен яулаган укытучы
Дәвам »
Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды
Монреаль татарлары соңгы очрашуларында Корбан гаете турында мәгълүмат алды, милли ашлар белән сыйланды, җырлап-биеп күңел ачты, дип сөйләде Азатлыкка Монреаль татарлары җитәкчесе Зилә Миргалиева.
Дәвам »
Ырымбурда татар көйләре
Агымдагы елның 10 ноябрендә Казан дәүләт консерваториясенең Халыкара конкурслар лауреаты “Tatarica” татар музыкасы оркестры Ырымбур шәһәренең Зур концерт залында чыгыш ясаячак. Татар музыкасы оркестры 1993 елда Казан дәүләт консерваториясе каршында оеша. Аның эшчәнлегенең төп максаты – Идел һәм Урал буенда яшәүче төрки, угро–фин һәм славян халыкларының музыкаль фольклорын пропагандалау, милли инструменталь башкару традицияләрен өйрәнү. Оркестрның репертуарында казан, кырым, әстерхан татарларының ...
Дәвам »
Ригина Вәлиева Якут дәүләт концерт оркестрына кушылып җырлады
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториесе солисты Ригина Вәлиева Якутиядә узган «Төньяк балкышы» («Северное сияние») IV халыкара музыка фестивалендә катнашты.
Дәвам »