Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә мөхтәсибәт вәкилләре белән Әлмәт язучылары берлеге әгъзалары очрашты.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Җәлилгә халык мәхәббәте
Быел Казанда 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көнне патриот шагыйрьгә, аның белән бергә фашистлар тоткынлыгында һәлак булган көрәштәшләренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына килүчеләр күп иде.
Дәвам »
Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды
Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм "Сөембикә " журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә.
Дәвам »
Әсәкәйдә “Ак хисләр” бәйгесе үтте
"Татар моңы" бәйгесенә сайлап алу туры Оренбур төбәгеннән башланды.
Дәвам »
Латвия татарлары Муса Җәлилне искә алды
15 нче февральдә Даугавпилста крепость территориясендә Латвиянең “Ватан” татар җәмгыяте вәкилләре Муса Җәлилнең туган көнен бәйрәм иттеләр.
Дәвам »
Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик
Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең хезмәттәшләрен Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә өндәде.
Дәвам »
Татар чаңгычысы истәлегенә
Узган шимбә - 15 февральдә Чуашстан Батыр районының Тойси урта мәктәбендә чаңгычы СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасы чемпионы Әнвәр Гыйсметдинов истәлегенә багышланган спорт һәм физкультура бәйгесе узды.
Дәвам »
Киров өлкәсендә гармунчылар һәм көрәшчеләр көч сынашачак
Кечкенә Нократ Аланы шәһәренең үзендә генә дә 9 меңгә якын милләттәшебез яши, районның шәһәрчек-авылларында да - шул чама.
Дәвам »
Төмәндә Татар мәдәнияте көннәре узачак
Бәйрәм чаралары 22 февраль көнне Төмән шәһәрендә башланачак һәм 2 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Дәвам »
Котлыйбыз!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хезмәткәре Гөлүсә Малик кызы Низаметдиновага яңа гына филология фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырылды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади һәм фәнни уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Дәвам »