tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2195)

Рубрика: Милли тормыш

Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)

Сүзләр, китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман озын юл үтә. Иң әүвәле ул язу­чының кан тамырлары буйлап буыннар хәтере рәвешендә ага-ага да, ә беркөнне, кояш нурыннан шартлап ярылган бөре кебек, яшәүгә хокук дәгъва итә башлый. Шул мизгелгә каләме әзер булган кеше, үзе дә сизмәстән, иҗат тоткынына әверелә. Нәбирә Гыйматдинова – бик яшьли сүз хастасына ...

Дәвам »

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

Татарстан Конституциясының 8-нче маддәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре”. Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланылалар. Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите””, ...

Дәвам »

Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат белән Флюра…

– Алтынчы дистәне ваклап килгәндә тормышны өр- яңа­дан башладык, – ди Мамадыш районының Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат абый белән Флюра апа. – Кашыкка кадәр яңадан сатып алдык бит! Бу сүзләрне алар үкенеп түгел, сөенеп әйтә. Гомер буе Кытайда яшәп, әби-бабала­рының кендек каны тамган­ җирләргә килеп урнашу аларны ифрат бәхетле иткән. “Монда рәхәтләнеп татарча сөй­ләшергә, туйганчы милли көй­ләребезне   тыңларга ...

Дәвам »

Театр – татарны яшәтүче көч

Самараның драма театрында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның атаклы “Зәңгәр шәл” спектаклен күрсәтте. “Бу әсәр – феномен. Ул 1926 елдан бирле уйналып килә. Кая гына бармыйк, халык һаман “Зәңгәр шәл”не сорый, чөнки бу әсәрдә татарның рухы, милли хисе яши… Киләчәктә дә, һичшиксез, куелачак әле ул. Яңа буын режиссерлар аны яңача куярлар, мөгаен. “Зәңгәр шәл” татарны ...

Дәвам »

Милли хисне ничек тәрбияләргә

"Бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим"

Дәвам »

Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен”, – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте). «Әл-Бәкара» ...

Дәвам »

Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны – бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә була, тик хәзер сугымчыны гына табарга кирәк. Менә монысы бүгенге ...

Дәвам »

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән. “Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ...

Дәвам »

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек. – Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон ...

Дәвам »