Бүген 20 августта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Финляндия татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али белән очрашты.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Идел- Урал легионы: җәлилчеләрнең моңы туган якка кайта
1944 елда фашистик Германиядә әсирлектә язылган татар грампластинкасы Берлинда табылды. Бу уникаль язманы Германиядә яшәүче милләттәшебез Венера Вәгыйзова алып кайтты
Дәвам »
Уфа зиратында Фәридә Кудашевага кабер ташы куелды
15 августта Уфаның мөселман зиратында татар һәм башкорт халкының яраткан җырчысы Фәридә Кудашева каберенә истәлек ташы куелды.
Дәвам »
“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла
“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, 20 августта, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була. Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла. “Болгар” тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында рәсми рәвештә танучы сертификатны исә кичке 5 тә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тапшырачаклар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова ...
Дәвам »
Татарстан көннәре кысаларында Камал театры Мәскәүдә 2 спектакль күрсәтәчәк
Мәскәүдә Татарстан көннәре 20-24 августта үтәчәк һәм үз эченә төрле мәдәни вакыйгаларны алачак.
Дәвам »
Яңа заман бәйгесе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.
Дәвам »
Кул эшеләре буенча мастер–класс
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең кием атрибутикалары булган, калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздырачак. Әлеге мастер–класста Татарстан Республикасы районнарында һәм Русия төбәкләре җирлекләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмалары әгъзалары катнашуы көтелә. Мастер–класста катнашучыларның татар милли киеменнән килүе сорыла һәр оешмадан бары тик бер генә вәкил катнаша ала. Чара 8–10 сентябрь көннәрендә ...
Дәвам »
Саба районы хатын–кызлары берләшә
“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авыллары буенча да эшчәнлекне киң җәелдерде.
Дәвам »
Иске Казанда милли моңнар
Кичә, 17 нче август кичендә, Иске Казан тыюлыгы җыр – моң, матур шигърият дөньясын хәтерләтә иде. Танылган җырчыларыбыз, эстрада йолдызлары хәйрия концертында иң матур җырларын тамашачыга бүләк итте. Җыелган халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Тыюлыкта урнашкан музейга кереп, борынгы әби – бабаларыбыз тормышы белән танышып чыгарда га өлгерде. Хәйрия концертыннан фоторепортаж.
Дәвам »
Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады
Тугыз авылы (Төмән өлкәсе) мәдәният йорты каршында ачылган музейда бүгенге көндә 300 артык экспонат бар.
Дәвам »