tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2228)

Рубрика: Милли тормыш

Нарва татарлары җәмгыятьләренең 25 еллыгын бәйрәм итте

Эстониянең Нарва каласындагы татар җәмгыяте әгъзалары һәм аларның күп санлы дуслары 2014 елның 26 апрелендә шәһәр мәдәният йортында үзенең чирек гасырлык юбилеен бәйрәм итте.

Дәвам »

Мөгаллим язучы арабыздан китте

Татар җәмәгатьчелеге язучы-прозаик, ялкынлы публицист Гөлчәчәк Галиеваны соңгы юлга озатты. Язучы 86 яшендә арабыздан китте. Гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Гөлчәчәк ханымны укучылар хатын-кызның эчке дөньясын, уй-хисләрен тирән аңлап, күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган әсәрләре аша яхшы белә. Аңа 2000 еллар башында «Тулгак» повесте аеруча зур популярлык китергән иде. Бер-берсен яратып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә, ...

Дәвам »

Сугыш корбаннарын искә алдылар

Тубылда шәһәр һәм район милли мәдәни автономия рәисләре Сәет Хисматуллин, Альберт Абсатаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышында булганнарны  һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар. Унбишенче  мәктәпнең этномәдәни үзәгенең залында Тубыл шәһреннән һәм районнан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт изге Коръәннән  сүрәләр ...

Дәвам »

Бөек Җиңү көне-олы тантана

Себер татар мәдәният үзәгенең концерт залында тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында туып үскән балалар, тол хатыннар, ятим үскән сабыйлар, мәктәп укучылары  җыелган иде. Зал тутырып җыйган мәдәни чарада сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекаева Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар , тылда хезмәт итүчеләр турында   сөйләде.Ул: ”Без бүген олы тантана-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мәдәни чарага ...

Дәвам »

Чын татар хатын-кызы нинди була?

Бу сорауга җавапны Бөтендөнья татар хатын кызларының «Ак калфак» оешмасының яңа җитәкчесе Кадрия Идрисова бирә. 2014 нче елның 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы узачак.

Дәвам »