12-13 декабрьдә Татарстанның район үзәге Актаныш авылында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге IV нче ачык төбәкара җыр конкурсы үткәрелә.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Актүбәдә җәлилче Гайнан Кормашка багышланган китап чыкты
Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге "Шатлык" татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде.
Дәвам »
Кырык беренче ел балалары
Әтиләр, абыйлар, сеңелләр яу кырында батырлыклар күрсәтсәләр, тылда хатын-кызлар белән балалар үзләрен аямыйча эшләде.
Дәвам »
Чираттагы бюро утырышы узды
Башта бер ай эчендә конгрессның аппарат хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән эшләргә хисап тотылды. Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайтының эшчәнлеге яхшы дип билгеләп үттеләр.
Дәвам »
“Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә
«Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында берничә чара уздырылачак.
Дәвам »
Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче
30 ноябрьдә Зөлфия Камалова һәм Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) Казандагы Актерлар йортында бергәләп концерт бирәчәкләр. Музыкантлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле тамаша булачак.
Дәвам »
“Дөнья”студиясендә кунакта Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова
Казанның иң-иң татар егете Вахитов районында яши
25 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрда «Татар егете 2013” бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды.
Дәвам »
Нәҗип Җиһанов музее Арчага бара
28 ноябрьдә композитор Нәҗип Җиһановның Казандагы музее Арчаның балалар музыка мәктәбендә күчмә чара үткәрә. Әлеге очрашу – “Музыка дөньясына безнең белән” циклыннан. Балалар композитор турында видеофильм караячаклар, аларга музей хакында сөйләячәкләр. Белешмә өчен: Нәҗип Җиһанов – татар совет композиторы. “Муса Җәлил”, “Алтынчәч” опералары белән аеруча танылу алган иҗади шәхес.
Дәвам »
Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем
27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.
Дәвам »