tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2288)

Рубрика: Милли тормыш

Хельсинкида Күчмә утырыш башланды

Егерме беренче март көнне Финляндиянең башкаласы Хельсинки каласында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының Күчмә утырышы башланды. Аның эшендә тугыз Бюро әгъзасы һәм Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнаша. Шулай җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып җибәрде. Ул бүгенге утырышта катнашучы милләттәшләребез белән таныштырып узды. Аннан соң Бюроны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам итте. Ул бүгенге көндә татар ...

Дәвам »

Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...

Дәвам »

Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы

Татар дөньясы бүген зур игътибар белән Кырымдагы хәлләрне күзәтә. Анда бит безгә якын булган тугандаш кырым татар халкы яши.

Дәвам »

Сахалинда Нәүрүзгә әзерләнәнләр

22 мартта Южно–Сахалинск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Аны “Халыклар дуслыгы” Сахалин халыклары ассоциациясе оештыра. Бәйрәм программасында: концерт, котлаулар, халык уеннары, милли ризыклар конкурсы һәм дегустациясе. Нәүрүзгә килгән һәркем пылаудан авыз итәчәк. ч Нәүрүз Сахалин җирендә беренче мәртәбә 2006 елдан “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан үткәрелә башлый. Бу бәйрәм бар төрки халыкларын туплап килә. Быелгы бәйрәи бөтен кеше чакырыла. Аерым кунаклар – физик ...

Дәвам »