tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2350)

Рубрика: Милли тормыш

Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…

Апрель аенда Биектау районы Дөбьяз мәктәбендә булып кайтырга туры килде. Белем йортына килеп керүгә кунакчыллык, җылы атмосфера күңелләрне күтәрде. Мәктәп директоры Ренат Барый улының  укучылары, аларның эшләгән эшләре, һөнәрләре турында сөйләвеннән үк бу кешенең,  үз һөнәренә гашыйк икәнлеген аңладык. Ренат Хәсәнов гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. Шуңа да, кабаттан шушы мәктәпкә директор булып кайткач ул укучылар тормышына да укытучылар тормышына да ...

Дәвам »

Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде

15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивале уздырыла. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Беларусьтан килгән труппалар белән берлектә, Россиядән өч коллектив чыгыш ясый: Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.

Дәвам »

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »

Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”

Казан Федераль Университетының Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтында көтеп алынган премьера! 10 апрельдә Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы “Мизгел” яшьләр театры белән институт сәхнәсендә янә тын алды.

Дәвам »