Чарада ислам кануннарын, Коръән кагыйдәләрен өйрәнгән шәкертләргә белем алу турында таныклыклар тапшырылды.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Чуашстан татары Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Рязапов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Чуашстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Котлау хатын, Коръән китабы һәм самовар тапшырды.
Дәвам »
Түбән Новгород шәһәре «Без – татар» милли спорт төрләре буенча II Спартакиадада катнашучы командаларны кабул итә башлады
Спартакиада программасында 100 катнашучы, илебезнең 6 субъектыннан татар яшьләре катнашачак
Дәвам »
Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә.
Дәвам »
Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров халык бию ансамбленең уртак концерты узды
Уникаль концерт Фәйзи Гаскәров ансамбле һәм «Уфанет» компаниясе оештырган «Бию — халыкның җаны» Россия халыклары хореография сәнгате фестивале кысаларында узды.
Дәвам »
Айдар Җаббаров милли каһарман Туган Батыр турында спектакль әзерли
Режиссер Айдар Җаббаров спектакль өчен инде команда тупланганын искәртте.
Дәвам »
«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Мәскәү курчак театрының алмаш гастрольләре уза
3 октябрьдә Мәскәү курчак театрының зур сәхнәсендә «Әлфия» спектакле күрсәтелә.
Дәвам »
Чирмешән районы башлыгы 14 якташыбызга «Безнең Чирмешән» газетасына подписка бүләк итте
Рамил Әйбәтов киләсе елда 95 яшь тулачак 12 якташына, 100 яшь тулачак 2 әби-бабайга «Безнең Чирмешән»гә язылу бүләк итте.
Дәвам »
Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды
Рабигыль-әүвәл аеның 23нче көнендә (26нчы сентябрьдә), Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетендә Мәүлид кичәсе узды. Әлеге чараны Тукай районы мөхтәсибәте оештырды.
Дәвам »
Чиләбедә “КАНАТЛАР” дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырылды
Бу былтыр ноябрь аенда Чиләбедә һәм быел январь аенда Миәс шәһәрендә уздырылган "Шигырь вә каһвә" әдәби-музыкаль кичәләренең дәвамы.
Дәвам »