tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр (страница 120)

Рубрика: Шәхесләр

Тукай музее яңа экспозиция әзерли

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен төзүгә багышланган сөйләшү узды. Тукай музее бинасына ныклап заманча ремонт таләп ителүе турында инде күптәннән әйтелеп килә. Быел, ниһаять, түрәләр ремонт булачак дигән вәгъдә бирде. Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова белдергәнчә, музейның фәнни хезмәткәрләре ремонттан соң урнаштырылачак яңа экспозициянең концепциясен төзегән. Аны раслаганчы, Тукай иҗаты белән яхшы таныш тел һәм әдәбият галимнәренең дә ...

Дәвам »

Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”

Татарстанның Дәүләт Советында күренекле татар драматургы, ТР Дәүләт Советы һәм СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде.

Дәвам »

Татар җиһангирлары галәмгә омтыла

12 апрельдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 108 минут дәвамында космос дәресләре үтте. Иртәнге 10 сәгать 10 минутта, нәкъ Юрий Гагарин 1961 елда космоска күтәрелеп, җир шарын әйләнгәннән соң Сарытау өлкәсендәге басуга килеп төшкәнче үткән 108 минут дәвамында укучылар космосны өйрәнү, галимнәрнең, косманавтларның фидакәрлеге, батырлыгы турында сөйләделәр.

Дәвам »

Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды.

Дәвам »

Габдулла Тукай музеенда – Төп нөсхә көне, бөек шагыйрь турында хәтер яңарту чарасы була

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, шагыйрьнең туган көненә багышланган традицион Апрель айлыгы кысаларында, иртәгә Хәтер көне үткәрелә. 11.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу оештырыла һәм шагыйрь рухына дога кылына. Мәгълүм булганча, моннан нәкъ 101 ел элек, бөтен татар дөньясын тетрәндереп, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. ...

Дәвам »

Күренекле кырым татарлары белән якыннан танышабыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин бу араларда якыннан кырым татарлары белән аралаша һәм бу халыкка булган хөрмәтен һәм соклануын яшерми. Бүген ул Гулливер Альтин турында сөйли. “Гулливер Альтин Үзбәкстанда 1979 нчы елда Черчик шәhәрендә туган. Соңрак Франциягә укырга китә, анда үзенең эшен ачып җибәрә. Бу илдә яшәгәндә ул кырым татарлары тарихы белән якыннан кызыксына башлый, үз хисабына ...

Дәвам »

Мәскәүдә Флора Вафинаның өр-яңа концерты үтәчәк

20 апрельдә Мәскәүнең журналист йортында автор-башкаручы Флора Вафинаның концерты үтәчәк. Ул “Яратып һәм яратылып яшәгез” дип атала. Концерт программасына Флораның иң матур лирик әсәрләре кертелгән: эстрада мәхәббәт лирикасы һәм шәһәр романслары. Концертка чакырып язылган игъланда: «Флора Вафина җырлары сезгә оптимизм белән тукланырга, бернигә карамастан тормышның якты ягыннан атларга, бәхет, уңышны юлдан итеп алырга, үз үзеңә ышанырга, хатын-кыз күңеденең серләрен ярдәм итәчәк”, ...

Дәвам »