Татарстанның Нурлат районы Күлбай Мораса авылында актер, беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе, драматург, режиссер, күренекле җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның туган авылында әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәме үтте.
Дәвам »Рубрика: Шәхесләр
Казанда Мөнир Ерзин кичәсе узды
16 майда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Казахстанда яшәүче тарихчы Мөнир Ерзинның “Из глубин Евразии” (“Евразия мохитендә”2015) исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Дәвам »
Нәниләр театр уйный
Мамадышның (Татарстан) “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырган “Театрлар –нәниләр бәйгесе“нең беренче туры балалар бакчаларында узды.
Дәвам »
Тукай юбилее елы. Әдәби-тәрбияви сәфәр яисә Кырлайдан кайткач уйланулар…
“Татарның данлы ул-кызлары – безнең якташларыбыз” дип исемләнгән проект гамәлләрен тормышка ашыру йөзеннән оештырылган сәфәр барчабызның күңелендә якты бер хатирә булып уелып калды.
Дәвам »
“Син дә җырла шундыйны”
12 май көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр Туфан Миңнуллина әсәрләрендә яңгыраган җыр-моңнарны яңартачаклар, истәлекләре белән бүлешәчәкләр.
Дәвам »
Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый
Безнең дөньякүләм танылган опера җырчыбыз Альбина Шаһиморатова Метрополитен театрында Моцартның "Серальдән урлау" ("Похищение из Сераля", "Die Entführung aus dem Serail") зингшпилендә Констанца партиясендә искиткеч зур уңышка иреште.
Дәвам »
Аксубайда Тукай туган көне
26 апрель көнне Татарстан район үзәге булган Аксубайда Тукайның туган көненә багышланган әллә ничә чара үтте.
Дәвам »
Тукайның туган авылы Кушлавычта берьюлы өч чара
Гадәттә моңарчы Тукайга багышланган чаралар Арча районында Яңа Кырлайда үткәрелә иде. Быел шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка да игътибар зур булды.
Дәвам »
Тукай бәйрәме
26 апрель көне Казанда, Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә Тукай исеме астында үтте.
Дәвам »
“Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция
2016 елның 25 апрелендә Казанда “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә
Дәвам »