2012 елның 19 июлендә явызларча атып үтерелгән дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Вәлиулла Якупның дини һәи милли татулык турындагы фикерләре хәзер дә актуаллеген югалтмый. Аның белән журналист Римзил Вәли сөйләшкән иде.
Дәвам »Рубрика: Тарих
Татар тарихы ядкарьләре
Танылган төрек-татар тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Куратның рус теленә тәрҗемә ителгән тәүге хезмәте ватаны Татарстанда презентацияләнде.
Дәвам »
Алар Мәрҗанинекеләр
Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани – татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим, фикер һәм акыл иясе.
Дәвам »
ЛЕНИНГРАД БЛОКАДАСЫ
Шушы көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург Губернаторы белән булган очрашуда да шәһәрдәге блокада музееның заманча җиһазландырылган бинасын төзү турындагы инициативаны яклап чыкты һәм бөек җиңүнең 70 еллыгына аны өлгертергә күрсәтмә бирде.
Дәвам »
“Болгар” номерлары урынына салынган бинада Тукайга багышланган экспозиция булдырылачак
Экспозициягә "Болгар" номерларының эчке интерьерын чагылдырган 2 фрагмент керәчәк.
Дәвам »
Өмәр Байкүл: “Татар мәдәниятен дөньяга танытасым килә”
ХIX гасыр башында татарлар арасында “көчләп чукындыралар” дигән хәбәр тарала. Кайберәүләр бөтен авыллары белән Төркиягә күченеп китәргә карар бирә. Бу тарих Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр” әсәрендә тәфсилләп язылган. Баксаң, 100 ел элек Босфор ярларына күчеп киткән татарларның оныклары бар, һәм алар гаиләләре тарихын өйрәнеп, шул вакыйгаларны дөньяга танытырга телиләр икән. Режиссер Өмәр Байкүлдән шул хактагы фильм турында белештек. – Татарлар турында ...
Дәвам »
Казанда Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренең 105 еллыгы билгеләп үтелә
Бу уңайдан төрле чаралар уздыру планлаштырыла.
Дәвам »
Чит ил архивларында – татарларга бәйле документлар
1-2 октябрьдә Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Чит ил архивларында татар тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы документлар" исемле халыкара конференция үтәчәк.
Дәвам »
“Казахстанда татарлар” энциклопедиясе югары бәяләнде
Танылган галим, профессор, Казахстанның татар-башкорт ассоциациясе президенты Гриф Хәйруллин редакциясе белән чыгарылган “Казахстандагы татарлар” энциклопедик сүзлеге Татарстанның Казахстандагы көннәре башланыр алдыннан дөнья күрде. Сүзлеккә Казахстан белән бәйле татар милләтеннән булган танылган шәхесләрнең биографик белешмәләре урнаштырылган. Автор басманы тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, энциклопедиягә кергән шәхесләр татар халкының горурлыгы. Гриф Хәйруллин чыгышыннан соң һәркем үз фикерен белдерде.
Дәвам »
Язучы белән очрашу
Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсендә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Бу очрашуның төп темасы - тарихчы Михаил Худяковның 120 еллыгы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа чыккан "Сахалин утравы һәм татарлар" китабын халыкка тәкъдим итү булды.
Дәвам »