tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 2726)

Рубрика: Слайдер

Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды. Идарә утырышында Татарстан Республикасының Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар — яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәвам »

Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры  Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә.

Дәвам »

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде. “Бу безнең 1000 елдан артык булган тарихыбыз, аны кайтарырга кирәк”, – дип сөйләде “Туган тел” клубын оештыручы Салават Сөрмәтов.

Дәвам »