Ел саен көз көне Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган түләүсез татар теле курслары быел 18 сентябрьдән башланачак. Бүгенге көндә КФУ сайтының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бүлегенә кереп, электрон теркәлү үтәргә мөмкин
Бу көннәрдә татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган "Татар театры тарихы плакат сәнгатендә" дип исемләнгән китап дөнья күрде (рус, татар һәм инглиз телләрендә, 352 б.). Проектның авторы - Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Республика премиясе лауреаты Солтанова Рауза Рифкать кызы.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады