tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 2994)

Рубрика: Слайдер

Эстония татарлары Корбан гаетен каршы алдылар

4 октябрьдә Эстониядәге Ида-Вирумаа шәһәрендә яшәүче һәм Кохтла-Ярве, Йыхви, Силламяэ, башка якын тирәдәге волостьләрдән милләттәшләребез мәдәни үзәк бинасында бәйрәм намазы кылдылар. Ратип хәзрәт Камалов Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. Икенче көнне татарлар бәйрәм табыны янына җыелдылар. Ратип хәзрәт вәгазь сөйләде. Ида-Вирумаа шәһәренең милли азчылыклар белән эшләүче идарә башлыгы Александр Дусман бәйрәм белән котлады, татарларның җәмгыятьтә тоткан уңай урынын билгеләп үтте.  

Дәвам »

Кокшетауда татар җыры концерты узды

Яшь башкаручылар Илдар Сисанбаев Петропавловскидан, Казаннан Азат Фазлыев һәм Рузилә Хайрединова гастроль турларының беренче чыгышын Казахстандагы Кокшетауда ясадылар. Татар җыры кичәсе күптән түгел ачылган Дуслык йортында узды. Илдар Кокшетау халкына күптән таныш, биредә аның концерт биргәне дә бар, Сабантуйларда да катнашып килә. Бу юлы Азат һәм Рузилә белән берлектә алар 26 татар җыры композициясен тәкъдим иттеләр. Азат Фазлыев нәфис сүз ...

Дәвам »

Әзербәйҗандагы “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте Корбан бәйрәмен билгеләде

Бакуда эшләп килүче “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзалары Корбан бәйрәменә Татарстанның Әзербәйҗандагы даими вәкиллегенә җыелдылар. Җәмәгатькә бәйрәм вәгазе белән Әхмәдша мулла мөрәҗәгать итте, бәйрәмгә багышлап тиешле догалар укылды. Соңыннан барысы да татар милли ризыкларыннан торган бәйрәм табынына чакырылды. Иң ахырда җыелган халык татарча җырлап, биеп тә алды. Мансур Имрадов фотосы.

Дәвам »