tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 2999)

Рубрика: Слайдер

Альберт Борһанов: “Татарстанда туган якны өйрәнү киңәя бара!”

Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, галим, Альберт Борһанов «Дөнья» студиясендә кунакта

Дәвам »

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды

1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла. Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.

Дәвам »

“Яратам сине, туган ягым!” бәйгесенең беренче этабы тәмам

Пензада “Яратам сине, туган ягым!” бәйгесенең беренче сайлап алу туры тәмамланды. Төбәкнең төрле почмакларыннан 100дән артык эш җибәрелгән. Жюрины эшләрнең эчтәлек буенча  төрлелеге гаҗәпләндергән һәм сөендергән. Безнең балалар туган телебез, халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте белән генә кызыксынып калмыйча, үз фикерләрен һәм белемнәрен матур итеп чагылдыра һәм бизи белә. Туган татар телендә язылган эшләрнең булуы да шатландыра, дип билгели оештыручылар. Якындагы вакытта ...

Дәвам »

Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Чарага башкалабызның һәрбер мәктәбеннән, балалар бакчасыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырулы

Дәвам »

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар

Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте базасында, “Татар гаиләсендә гореф-гадәтләр һәм традицияләр” темасына лекция узды. Лектор булып Татарстанның Лаеш шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гәүһәрия Борхановна Вәлиуллина чыгыш ясады. Татар гаиләсе традицияләре бик озак үсеш алган. Башка халыкларда кебек үк, татарларда да төп вакыйгалар гаиләдә балалар туу һәм туйлар булган. Бала тууга багышланган бәйрәмгә ...

Дәвам »