1 март көнне Төмән өлкәсе Ханты-Манси Югра автоном округының Советский шәһәрендә "Нур" мәчетен ачу тантанасы үтәчәк.
Дәвам »Рубрика: Слайдер
“Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан, Казанда фәнни чаралар уза
Татарстандагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды.
Дәвам »
2014 елда ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылачак кандидатлар исемлеге билгеле булды
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2014 елда премиягә дәгъва кылучулар исемлеген игълан итте.
Дәвам »
Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды
Tatars in Belgium берлеге лидеры Регина Вәлиева, Россия халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен саклау, шулай ук Европа рус телле диаспорасында яшьләр элемтәләрен үстергән өчен, грамотага ия булды.
Дәвам »
Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды
Мәскәүдә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Очрашуның максаты – бу оешманың Мәскәү бүлеген булдыру. Утырышта “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, журналист һәм язучы Нәзифа Кәримова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова (Фатехова), Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, шәһәрнең 13 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алия Капкаева, “Бердәмлек” татар ...
Дәвам »
Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Парижда ватандашлар белән очрашты
Парижда, Франция татар диаспорасы тарихында беренче тапкыр, бу илдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов белән очрашу узды.
Дәвам »
Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты
19 февральдә Татар милли-мәдәни автономиясенең 2013 ел эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга перспектив планнарына багышланган зур җыелыш булып узды.
Дәвам »
Омскилар татар дөньясын бизи
Омскилар татар дөньясын бизи. Сания Мирхалиева сөйли
Дәвам »
Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар
25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак. Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра. Программада: әдәби укулар, ...
Дәвам »
Түбән Кама “Җидегән чишмә“ кичәсендә Азат Зыятдиновны котладылар
80 нче елларда төзелеш эшләре кайнап торган Түбән Камада бер төркем татар зыялылары “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмә оештырып җибәргән иде.
Дәвам »