tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3307)

Рубрика: Слайдер

“Тургай” һәм “Дуслык” иҗади дуслыкта

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә бүгенге көндә халык исемен йөрткән ике ансамбль иҗат итә. «Тургай» ансамбле 1992 елда оеша. Аның җитәкчесе – Гөлфия Исхакова. Репертуарларында халык җырлары, композиторлар әсәрләре дә тупланган. Гөлфия ханым шигырьләр иҗат итә. Аның сүзләренә дә күп җырлар иҗат ителгән. Ижауда “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлагач, аның күңеле үсеп ул яңадан кулына каләм ала. Ул бүген биш китап авторы. ...

Дәвам »

Воткинскида милли мәгариф

Воткинск шәһәренең 42 санлы балалар бакчасында татар телен өйрәнүче ике төркем эшли. Чәчәкләр һәм Җиләкләр дип исем кушканнар. Татар теленә өйрәтә торган тәрбиячеләре Асхия Кыяметдиновна . Ул сигезенче ел биредә тәрбияче булып эшли. Төркемнәр 2004 елдан эшли башлаган. Әти-әниләрнең ризалыгы һәм теләге белән ачылган әлеге төркемнәр. Алар татарның гореф- гадәтләрен дә, җырларга, биергә дә өйрәнәләр. Инде беренче чыгарылыш булган. Өлкәннәр ...

Дәвам »

Курган төбәгендә – китап бәйрәме

Урал аръягында, милләт күңелен җылытырлык зур вакыйга булды – Курган өлкәсенең Шадрин районы, Эчкен (Юлдус) авылында язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” дип аталган китабы халыкка тәкъдим ителде. Китап бәйрәмендә автор үзе дә катнашты, шулай ук бу презентациядә Курган һәм Шадрин шәһәрләреннән хакимият вәкилләре һәм рус тарихчылары да булды, Бөтендөнья татар конгрессының Курган һәм Свердловск өлкәсе ...

Дәвам »

Казанда татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды

27 гыйнварда Казанның Мәскәү районында яңа балалар бакчасы ачылды. 8 нче номерлы балалар бакчасы – татар телендә тәрбия бирү һәм укыту белән катнаш типтагы учреждение. Бина кыска вакыт эчендә төзелде, нигезгә беренче таш үткән елның17 нче октябрендә салынды, төзелеш эшләре исә 73 көн дәвам итте. Балалар бакчасында бүлмәләр иркен, бик уңайлы, ул шулай ук заманча таләпләрнең барысына да, шул исәптән ...

Дәвам »

Резидә Миркасыймова: “Үзешчәннәр булмаса, милли-мәдәни учак күптән сүнә”

Һәр кеше үзенә күрә бер табышмак. Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова белән әңгәмәдән соң, әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Бу ханымны татарлар арасында белмәгәннәр сирәктер. Ул күпләргә Ижаудагы “Спартак” халык иҗаты йорты директоры, Удмуртиядә Татарстан һәм Башкортостан сәхнә йолдызлары концертларын оештыручы буларак таныш.

Дәвам »