Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Америкадан Казан федераль университетына стажировкага килгән яшь галим Гари Гуадагноло килде. Гари Казанга инде дүртенче мәртәбә килә икән. Аны совет чоры башы тарихы, шул вакыттагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, совет милли сәясәте кызыксындыра. Үзе укыган Төньяк Каролина университетында аның фәнни тикшеренүләре шушы яссылыкта ята. 2010 елда Казанга беренче килүендә Гари татар теле өйрәнә башлаган, 2 ай ...
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли
Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли.
Дәвам »
Буада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды
28 ноябрьдә Буада (Татарстан) Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе оештыру җыелышы үткәрде.
Дәвам »
Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде
3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...
Дәвам »
Чиләбедә нәни татар кызлары өчен бәйге үткәрелә
14 декабрь көнне Чиләбенең М.Глинка исемендәге опера һәм балет театры бинасында "Татар кызы - 2013. Нәни энҗеләр" бәйгесенең тантаналы финалы үтәчәк.
Дәвам »
Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яхшы танышларыбыз, Пушкино шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз булып китте. Алар – Пушкино шәһәрендәге «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Хәмдия Рамаева һәм тынгысыз җанлы милләттәшебез Марс Гарипов. Пушкинодан 20 кешелек төркем Казанга якын “Ливадия” шифаханәсенә 10 көнлек ялга килгәннәр. Күбесенчә татарлар, араларында элеккеге хәрби, милләте белән украиналы, Ислам кабул иткән Али хәзрәт Шевченко да бар. ...
Дәвам »
Эзтабарлар түгәрәге Татарстан тарихын өйрәнә
Татарстанның Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең “Эзтабар” түгәрәге бик уңышлы эшли. Башлангычы исә,түгәрәк җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Равил Садриевкә барып тоташа. Авыл халкының һөнәрчелек белән бәйле үткәнен, бүгенгесен тикшерәбез, – ди түгәрәк җитәкчесе. Әйтик, ветеран-укытучы Фәргать Фәизовның әтисе Гарифҗан абый үз вакытында бик матур итеп мөгез тараклар ясаган. Ә түгәрәк әгъзасы Инсаф Сафинның өлкән бабасы Сафаның шан сугучы, ягъни, берничә тонна ...
Дәвам »
Әлмәндәр Арчага 1 миллион алып кайтып китте
2 декабрьдә Камал театры бинасында халык театрларының “Идел йорт” фестиваленең йомгаклау -җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шаулап узды.
Дәвам »
Йөрәктән – йөрәккә…
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең про¬блемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә. Ункөнлек кысаларында район һәм шәһәрдә бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүгенге ...
Дәвам »
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде
Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде. 26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде. “Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткәннәр иде. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры (җитәкчесе Флюра Шәрипова) I дәрәҗә премиягә ...
Дәвам »